Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәер урынына газеталар


Әнүрбәк Гобайдуллин һәм Рәхилә Фәррәхова укучылар бүләк иткән газетлар күргәзмәсендә
Әнүрбәк Гобайдуллин һәм Рәхилә Фәррәхова укучылар бүләк иткән газетлар күргәзмәсендә

Русиянең иң зур сәнәгать ширкәте булган КамАЗ быел үзенең китапханәсенә бер генә газет-журнал да алдырмый. Халык үзләре укыганнан соң газет-журналларны бирегә китерә башлаганнар.

Аның китапханәсе иң зурлардан. Газет алдырмауның сәбәбен баштарак онытканнар дип әйтсәләр, хәзер инде кризис белән бәйлиләр. Көненә йөзләгән кеше килгән китапханәсе көндәлек матбугатсыз күз алдына китерү кыен.

Шәһәрнең иң зур китапханәсе газетсыз калуын ишеткән халык ашыгыч рәвештә ярдәмгә ашыкты. Үзләре укыганнан соң газет-журналларны бирегә китерә башлаганнар. 19 май, татар матбугаты көнендә китапханәнең татар бүлегендә менә шушы халык китергән газет-журналлардан күргәзмә оештырылган иде. Әлеге чараны оештыручы Әнүбәк Гобәйдуллин:

“КамАЗның газетларга язылмавын ваемсызлык дияр идем. Миллиардлар белән эш иткән ширкәт берничә мең сумлык татар матбугатын яздыра алмаган. Кризисның гаебе юк. Бу хакта ТИҮ белдерү ясады, газетларга яздым. Файдасы юк”, ди.

Китапханәнең баш белгече Рәхилә Фәррәхова: “Укучыларыбыз безне кызганыпмы, хөрмәт итепме, яңа газет-журналлар китерә. Рәхмәт аларга”, диде.

Аның әйтүенчә, быел КамАЗ яңа китаплар кайтару буенча да бер тиен дә акча бирмәгән. Бәлки анысын да халыктан җыярга калыр. “Әгәр дә берәр эшмәкәр табылса, газетын да, китабын да алыр идек”, ди Рәхилә ханым.

Шәһәр халкының китапханәгә газет-журнал ташуыннан КамАЗ җитәкчелеге оялмый, кызармый кебек. Алдагы яртыеллыкка, бәлки язылырбыз, диләр алар.

Соңгы вакытта “Татмедиа” карамагында булган газетларга тәнкыйть сүзләре күбрәк ишетелә. Авыл җирендә дә, шәһәрдә дә газетларның эчтәлегенә тискәре фикерне күп әйтәләр. Матбугат көнендә шундый фикер йөртүчеләрнең берсе булган Чаллы педагогия институты аспиранты Фидаил Мәҗитов:

“Газетларда “атна вакыйгалары” кушымтасы чыга башлаганнан бирле аларның йөзе тоныкланды. Тышындагы матур рәсем үзенә җәлеп итсә дә, уртадагы кушымталарны бөтенләй укымаучылар да бар дип уйлыйм. Аның эчтәлеге “Татмедиа” түбәсе астында булган барлык газеталарда кабатлана. Кризис чорында язылу бәяләрен арттыруга караганда, гади тел белән әйткәндә бу “12 битле пүчтәк” урынына халыкны кайгырткан язмалар булса, файдалырак булыр иде”, ди.

Татар матбугаты көне Чаллыда 23 майда бәйрәм ителә.
XS
SM
MD
LG