Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан” һава ширкәтенә $10 миллионлык кредит биреләчәк


Болгарстанның “Химимпорт” ширкәте "Татарстан" һава ширкәтенә уңайлы шартларда кредит бирергә җыена. Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.

Болгар ширкәте “Казан” һава аланының һәм һава ширкәтенең стратегик инвесторы булып тора. “Химимпорт” “Татарстан”га 5,2 миллион доллар бирсә, тагын 5 миллионны Татарстан хөкүмәте бирергә җыена. Бу кредитлар “Татарстан” һава ширкәтенә тотрыклы эшләргә ярдәм итәчәк, дип саныйлар транспорт министрлыгында.

“Химимпорт” ширкәте “Татарстан-Авия” ширкәтенә 70 миллион доллар керткән иде инде.
XS
SM
MD
LG