Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түрәләрнең декларацияләренә халык ышанамы?


Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге Русия халкының югары дәрәҗәле чиновникларның мал-мөлкәте турындагы декларацияләренә мөнәсәбәтен белеште.



ВЦИОМ белгечләре Русиянең 42 төбәгендә 1600 кешене сораштырган.

Җавап бирүчеләрнең 13% эш хакы, фатир, машина, акцияләр, банклардагы акчалар турындагы декларацияләргә кызыксыну күрсәткән. 16% кеше Русия президенты Дмитрий Медведевның мал-мөлкәте турындагы мәгълүматлар белән танышкан. Русия премьер-министры Владимир Путинның керемнәре белән кызыксынучылар азрак – 13%. Башка түрәләрнең документлары белән танышып чыгучылар саны 3% арттмый.

Декларацияләр белән танышып чыккан русиялеләрнең 70% аларның дөреслегенә ышанмаган. Җавап бирүчеләрнең 17% исә, документлар ышандырырлык, дип әйткән.

Тагын 29% кеше күрсәтелгән саннарның дөреслегенә ышанмаганга күрә, түрәләрнең декларацияләре белән бөтенләй танышып тормаган.

Бүген матбугатта Чечнә президентының керемнәре турында мәгълүматлар басылып чыкты. Элегрәк Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев һәм аның хатыны Сәкинә Шәймиеваның керемнәре турында саннар рәсми интернет сәхифәдә күренгән иде.

Татарстан президенты үткән 2008 елда 8 миллион 631 700 сум эшләгән булган. Миңтимер Шәймиев 5 миллионнан артык сумны президент урынында эшләгән. Шулай итеп Татарстан җитәкчесенең айлык эш хакы 439 мең 800 сумга җиткән.

Шулай ук, ул 2008 елда банклардагы кертемнәрдән һәм кайбер акцияләрдән 3 миллионнан артык сум табыш алган.

Рәсми саннарга караганда, Сәкинә Шәймиева үткән 2008 елда 276 мең сумлык табыш алган. Алардан 50 меңне пенсия тәшкил итә. Сәкинә Шәймиева аена 4 мең 225 сумлык пенсия ала.

Шулай ук Шәймиевларның Казанда бер фатир (268 кв.м) һәм бер йорт (505 кв.м) бар.

Башка төрле милек теркәлмәгән.

Елегрәк Русия президенты Дмитрий Медведев декларация кампаниясе барышында, салым хезмәтенә барып гаилә керемнәре турында мәгълүматларны тапшырган иде.

Шулай ук, Русия башлыгы, Русиядәге югары дәрәҗәле җитәкчеләр керемнәр турындагы мәгълүматларны бәян итәргә тиеш дигән фәрман да чыгарды.
XS
SM
MD
LG