Accessibility links

Русиягә хезмәтләре өчен мөфтигә орден


Пермь өлкәсе мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗин Русия президенты кулыннан чәршәмбе көнне Дуслык орденын алды.

Бүләкләү фәрманын президент Медведев апрельдә имзалаган иде. Анда, бу бүләк Уфадагы диния назәрәтенә караган мөфтигә "рухый мәдәниятны үстерүдәге хезмәтләре һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту өчен бирелә" диелә.

Орден тагу тантанасында Хуҗин, мәгълүм православ философ Ильиннең "Русия үз эченә күпме халыкны җыйса, шул хәтле саклап та калды" дигән сүзләрен кабатлап, "саклап кына калмады, аларны әле үстерде дә" дип белдерде.

Русиядәге гади мөселманнарның хокукларын яклаучы оешмалар исә, соңгы елларда дәүләт органнарының, бигрәк тә иминлек хезмәтләренең мөселманнарга карата мөнәсәбәте кырыслануына, аларга төрле яла гаепләүләр тагуына зарлана.

Мәскәү кирмәнендә узган тантанада бүләкләр Русиянең башка күренекле әһелләренә дә бирелде.
XS
SM
MD
LG