Accessibility links

Кадыров та керемнәрен күрсәтте


Бүген мәгълүмат чараларында Чечня президенты Рамзан Кадыровның 2008 елда алган керемнәре турындагы мәгълүматлар дөнья күрде.

2008 елда Рамзан Кадыров эш урынында 3 миллион 422 мең сумлык эш хакы алган. Шулай ук, Чечня президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Кадыровның Грозный каласында 36 квадрат метрлык өч бүлмәле фатиры һәм Ваз 21053 машинасы бар.

Чечня башлыгының матбугат хезмәте, Рамзан Кадыров 2008 елда эш урыныннан ары башка җирдән акча алмаган һәм ел саен керемнәре турында хисапларны салым хезмәтенә тапшырып бара, дип белдерде.

Шул ук вакытта мәгълүмат чаралары язганча, Рамзан Кадыров, Башкортстан президенты һәм Мәскәү шәһәр башлыгы белән бер рәттән керемнәре турындагы мәгълүматларны ачыкларга теләмәве турында белдергән иде.

Русия президенты югары дәрәҗәле җитәкчеләр һәм төбәк башлыклары да ел саен керемнәрен күрсәтергә тиеш дигән фәрман чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG