Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:12

Бу көннәрдә Түбән Новгород татар мохтәрияте милли компонентның бетерелүе, бары православ диненә генә өстенлек бирелүе, үтәмилләтчеләрнең хөҗүмнәре артуына борчылу белдереп ачык хат белән чыкты.

Түбән Новгород татар милли-мәдәни мохтәриятенең бу көннәрдә сайланган яңа рәисе Ренат Ислямов белдерүенчә, соңгы вакытта Русиядәге вәзгыять аларны шактый борчуга салган. Шул сәбәпле алар мохтәриятнең соңгы утырышында Русия президенты Дмитрий Медведев, Русиянең Идел буе федераль бүлгесе вәкиле Григорий Рапота, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцевка ачык хат юлларга булган.

Мөрәҗәгатьтә исә Русиядә мәктәптә, югары уку йортында, армиядә, хастаханәдә булсынмы бары бер – православ диненә генә өстенлек бирелүе әйтелгән. Федераль массакүләм мәгълүмат чараларына чыгуда да башка дини җәмгыятьләрнең мөмкинлекләре бик аз, диелә.

Исламов Түбән Новгородта мөселманнар өчен чыгучы 15 минутлык “Минарет” телевизион тапшыруының да вакытын кыскартуларын әйтә.

“Хәзер ул 10 минутка гына калачак. Анда башка тапшыру кертүне кирәгрәк таптылар. Хәтта ки безнең тапшыру дәүләтнеке түгел, ә мөселманнарның үз акчасына чыкса да”, ди Ислямов.

Моннан тыш алар мәктәпләрдә милли компонент бетерелгәч болай да авырлык белән укытылган татар телен өйрәнү мөмкинлеге бөтенләй булмас дип борчылуын әйтә. Һәм чиновникларның уйланылмаган сәясәте аркасында урыс булмаган барлык халыклар балаларын үз ана телендә укытудан мәхрүм калачак, диелә мөрәҗәгатьтә.

Мөхтәрият рәисе сүзләренчә, хәзер болай да күпчелек авыл халкы шәһәргә күчү сәбәпле, андагы татар мәктәпләренә ябылу куркынычы яный. Ә шәһәрдә татар теле укытылмый, ди ул Түбән Новгородны искә алып.

“Без авыл мәктәпләрендә татар теленең укытылуы элеккечә сакланып калуын һәм шулай ук шәһәр мәктәпләрендә дә аны укыту мөмкинлеге тудырылуын телибез”, ди Ислямов.

Түбән Новгород татар милли-мәдәни мохтәрияте “Үзебез” хәрәкәте оештырган “Русиядә татар телен икенче дәүләт теле итү” акциясе кысаларында да йөзләгән имза җыйган.

“Бу эшне әле дә дәвам итәбез. Анда катнашырга теләк белдерүчеләр бик күп”, ди Ренат Ислямов.

Моңа өстәп Түбән Новгородлылар мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренә дәүләт исеме бирү теләген белдергән.

“Ник христианнар Пасхага шундый статус бирү тәкъдиме белән чыга бит. Мөселманнарга да калышмаска кирәк”, дигән фикердә тора мохтәрият җитәкчесе.

Ислямов сүзләренчә, алар ачык хатта татарларның үз туган телләрендә радио-телевидение тапшыруларын караудан мәхрүм булуын да әйткән. Һәм өлкә башлыгыннан бу мәсьәләне хәл итүне сораган.

“Чөнки барлык кеше дә “Яңа Гасыр” телевизион каналын карый алмый. Аннары бер генә канал аз бит ул. Ә татар радиосын без Мәскәүгә барганда гына ишетә алабыз. Монда ул тотмый”, ди Ислямов.

Аның сүзләренчә, алар киләчәктә бу мөрәҗәгатьнең үтәлешен күзәтеп барачак. Шулай ук ул Түбән Новгород мөселманнары Диния Нәзарәте интернет сәхифәсендә бу хакта фикерләр тупланачагын әйтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG