Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прагада Кытай-Европа Берлеге саммиты үтте


Анда катнашкан Кытай премьер-министры Вен Дзибао, Европа Берлеге Кытайның эчке эшләренә тыкшынырга тиеш түгел, дип белдерде.

Саммитта үткәрелгән матбугат очрашуында Кытай премьер-министры, Европа Берлегендә рәислек итүче Чехиянең башлыгы Вацлав Клаус һәм Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэль Бороззу катнашты. Кытай вәкиле, ике як бер-берсен хөрмәт итеп эш итәргә һәм бер-берсенең эшләренә тыкшынмаска тиеш, дип белдерде.

Чехия президенты Клаус, Кытайдагы кеше хокуклары алга таба ике арадагы диалог барышында тикшереләчәк, дип әйтте.

Бер көн элек, Чехиянең элекке президенты Вацлав Хавел, Европа Берлеге җитәкчелеген Кытайдагы кеше хокуклары мәсьәләсен күтәрергә чакырган иде.

Бүгенге саммит декабрьдә үтәргә тиеш иде. Әмма Франция президентының Тибет лидеры Далай Лама белән очрашудан соң, Кытай Европа Берлеге җыенында катнашудан баш тартты.
XS
SM
MD
LG