Accessibility links

ЕБ-Русия: стратегик партнерлыкмы?


21 май Хабаровскида Европа Берлеге-Русия саммиты ачыла
21 май Хабаровскида Европа Берлеге-Русия саммиты ачыла
Заманында Брюссель Мәскәүне стратегик партнер дип атаган иде. Соңгы вакытта төрле өлкәдә каршылыклар күзәтелә.

Брюссельдәге хәбәрчебез Аһто Лобьякас әйтүенчә, Русия диюгә андагы дипломатларның күңеле төшә. 3-4 ел элек булган өмет кәефләре хәзер инде юкка чыккан.

2005 елда Русия һәм Европа Берлеге дүрт төрле өлкәдә киңкүләмле хезмәттәшлек вәгъдә иткән иде – эчке иминлек, тышкы иминлек, икътисад, һәм фән-мәдәният-мәгариф өлкәләрендә.

Вәгъдәләр ясалды, тик мөнәсәбәтләр җайга салынмады. Көнбатыш карашлырак саналган Медведев хакимияткә килгәч эшләр яхшыга үзгәрер дигән өметләр дә тормышка ашмады.

Узган елның августында Грузия сугышы, аннары гыйнвар аенда Мәскәү белән Киев арасындагы низаг аркасында Европа илләренең кыш уртасында газсыз калуы Брюссельдә ризасызлык уяткан хәлләрнең берничәсе генә.

Моңа тагын энергия хартиясе тирәсендәге каршылыкны өстәп була. Энергия базарын либеральләштерүне күз алдында тоткан бу документны Мәскәү имзаласа да, әлегәчә расламады. Кремль чит ил ширкәтләрен эчке базарына кертергә теләми һәм бу документны хәзер яңа килешү белән алыштырырга тәкъдим итә.

Узган атна Европа комиссиясе вәкиле Энергия хартиясен гамәлдән чыгару нияте юк дигән иде. Ләкин сишәмбе Берлек рәсмиләре Мәскәүнең борчуларын искә алу өчен хартияне күздән кичерү ихтималын белдерде.

Мәскәү үзе Европаның иминлек килешүе дигән яңа документны алга сөрә. Президент Медведев бу турыда беренче тапкыр узган елның июнендә әйткән иде.

Европа Берлеге төркемен Чехия президенты Вацлав Клаус җитәкләячәк. 1 июльгә кадәр Чехия Берлектә рәислек вазыйфасын башкара. Хабаровскида тагын Европа комиссиясе президенты Жозе Мануэль Баррозу, Берлекнең тышкы сәясәт өчен җаваплы вәкиле Һавиер Солана көтелә.

Клаус Берлек сәясәтенә тәнкыйтьчән, Русиягә дустанә мөнәсәбәттә торучы сәясәтче санала. Күзәтүчеләр фикеренчә, Мәскәү моны үз файдасына кулланырга тырышачак.

Ләкин бу җиңел булмаячак. Хабаровскига килүче төркемнең иминлек өлкәсендә хәлиткеч карар кабул итү өчен җитәрлек вәкаләте юк. Соңгы сүзне барыбер Берлектәге әгъза-илләр әйтергә тиеш.

Русиягә мөнәсәбәтләре нигезендә ул илләрне өч төркемгә бүлеп була:
  1. Русиянең дус-ишләре – Франция, Германия, Италия, Греция – таш яуса да, Русияне стратегик партнер итеп күрү ягында.
  2. Икеләнүчеләр – Польша, Литва, Швеция, Британия – бу илләрне Еврокомиссия дә хуплый.
  3. Русиянең күршеләре – Финляндия, Латвия, Эстония – Мәскәү белән прагматик хезмәттәшлеккә чакыра.
Шушы вазгыяттә Хабаровски җыеныннан әллә ни алгарыш көтеп булмый. Каршылыклар күп, җыенда хәтта уртак белдерү ясау да көтелми.
XS
SM
MD
LG