Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида Европа Берлеге-Русия саммиты ачылды


Европа Берлеге һәм Русия вәкилләре Хабаровскида ике көнлек саммитны ачып җибәрде.

Русия башлыгы Дмитрий Медведев бүген Чехия президентны Вацлав Клаус, Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэль Боррозо һәм Берлекнең тышкы эшләр вәкиле Хавиьер Солана белән очрашты.

Саммитның төп утырышы җомга көнне булачак. Көн тәртибендә энергия мәсьәләре торыр дип көтелә.

Европа Берлеге һәм Русия арасындагы мөнәсәбәтләргә Европага баручы газ үткәргеченең ябылып торуы һәм Грузия белән сугыш зыян салган иде.
XS
SM
MD
LG