Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактагы һөҗүмнәрдә 23 кеше үлде


Гыйракта булган һөҗүмнәр аркасында 23 кеше һәлак булды. Соңгы һөҗүмдә 12 кеше үлгән иде. Террорчы базарда кеше җыелып торган җирдә үз-үзен шартлаткан. АКШ хәрби җитәкчелеге һөҗүмнәрдә 3 солдатның үлүе турында хәбәр итте.
Бер атнадан АКШ хәрбиләре Гыйракның төп шәһәрләреннән чыгарга тиеш.

Элегрәк булган һөҗүмдә 8 кешенең үтерелүе турында хәбәрләр чыкты. Сөнни дини оешма вәкилләре Киркук каласында шартлатылган булган. Багдадта полиция бинасы янында бомба шартлатылды, анда 3 хәрби үлде.
XS
SM
MD
LG