Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телевидениясе 1915 ел дәһшәте турында фильм күрсәтәчәк


Төркиядәге кайбер оешмаларның татар милләтчеләрен яклавына Татарстандагы федераллар үз җавабын әзерләгән - "Яңа Гасыр" телеканалы җомга көнне төрекләрне ярсыткан нәфис фильм күрсәтә.

Урысча “Гнездо жаворонка” дип исемләнгән бу фильмда 1915 ел сүрәтләнә. Әрмән милләтеннән булган Авакяннәр гаиләсе Төркиянең бер зур булмаган шәһәрчегендә “Тургай оясы” дип йөртелгән ата-бабаларыннан калган утарда яши.

Атасы бу җирләрне озак еллар Италиядә табиб булып эшләгән һәм туган йортына әйләнеп кайтырга тиешле олы улы Асатурга калдыра.

Йортта яшәгән туган абыйсы Арам һәм бөтен гаилә зарыгып аның кайтуын көтә һәм зур хәстәрлек күрә. Әмма балачакны бергә уздырган туганнарга очрашу насыйп булмый. Чөнки беренче бөтендөнья сугышы башлана.

Италия чикләрне яба, сугышка Русия дә кушыла, христиан әрмәннәр урыслар килүенә өметләнеп госманлы хакимияткә каршы чыга, ә төрек хәрбиләренә әрмәннәргә каршы көрәшү боерыгы бирелә. Һәм илдән куулар, атып үтерүләр, кулга алулар башлана.

Авакяннар гаиләсендә дә барлык ирләр диярлек үтерелә, ә хатын-кызлар төрек конвое күзәтүендә комлы чүлләр буйлап озын һәм авыр юлга чыгарылып җибәрелә.


Әлеге фильм Төркиядә шактый протест тудыра һәм әлеге проектка акчаны да әлеге ил бирү сәбәпле, “Тургай оясы” режессерлары абыйлы-энеле Тавиани алгы урынга бәхәсле геноцидны түгел, ә мәхәббәт тарихын чыгара. Шуңа фильмның үзәгендә Нуникның төрек солдатына булган мәхәббәте ята.

Әмма шул мәхәббәт аркылы да элек бәхетле яшәгән әрмән гаиләсенең иза чигүләре, кан коешлар, мыскыллаулар чагылыш таба.

“Бу фильм хәзер дә бик актуаль, чөнки күмпедер өлештә бүгенге дөньяда барган вакыйгаларны чагылдыра”, ди фильмның режессеры Паоло Тавиани.

1915 елдагы хәлләрне ничек итеп дөресрәк атау мәсьәләсе Төркия өчен бик тә катлаулы бер нәрсә. Русия моны белә - әле советлар заманында ук, ягъни Төркия дошман саналганда Мәскәү моны геноцид дип таныган иде.

Совет чорында Кырым татар халкын яртылаш кыруны һәм ватаныннан сөрүне Русия һич кенә дә геноцид дип атарга уйламаса да, әрмән-төрек арасындагы шушы катлаулы фаҗиганы бик теләп геноцид дип таный.

Фильм сүрәтләре нигездә госманлы әрмәннәрен генә түгел, ә тарихи перспективадан караганда, Кырым татарларының да, Идел буе алманнарының да, гомумән Ватаннарыннан куылган бар халыкларның газапларын тасвирлый.
XS
SM
MD
LG