Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:22

АКШ президенты Барак Обама Гуантанамо төрмәсен 2010 елның гыйнварына ябу ниятен белдерде. Бу турыда ул атнакич милли архивта ясаган чыгышында әйтте.


Барак Обама Гуантанамо төрмәсен “уңышсыз эксперимент” дип атады һәм бу “тәтипсезлеккә” чик куячагын әйтте. Ләкин бу эшне ерып чыгу җиңел булмаячак. Конгресста да, Пентагонда да моңа каршы торган көчләр бар.

Пентагон хисабы

Пәнҗешәмбедә «The New York Times» басмасы Пентагонның әлегә бәян ителмәгән яңа хисабы турында язып чыкты. Бу хисапта Гуантанамо төрмәсендә утырып чыккан һәр җиденче тоткын аннан чыккач кабат террор юлына баса, дигән нәтиҗә ясалган.

Гәзит язуынча, Гуантанамо төрмәсеннән барлыгы 534 тоткын чыгарылган, шуларның 74-е, яъгни һәр җиденчесе, кабат террор юлына баскан. Ул тоткыннарның 29-ы хисапта исемнәре белән аталган, шуларның 16-сы беренче тапкыр. Калган 45-енең исеме, иминлек күзлегеннән чыгып, аталмаган.

Бер көн элек федераль күзләү идарәсе мөдире Роберт Мюллер сенатта ясаган чыгышында, Гуантанамо тоткыннарын американың гади төрмәсенә күчерү Кушма Штатларда яңа террор һөҗүмнәре ихтималын арттырачак, дигән иде.

Американ төрмәсенә күчерелгән тоткын ничек итеп террор гамәле башкара ала, дигән сорауга Мюллер, сүз аларның үзләренең төрмәдән качып, һөҗүм ясаулары турында бармый, диде.

Гуантанамо тоткыннарының "террорчыл эшчәнлеккә" кайтуы турында Пентагон рәсмиләренең элегрәк тә әйткәне бар иде. Кайбер хокук яклау төркемнәре бу хисапларда җитәрлек мәгълүмат юк, аларны бәйсез рәвештә тикшереп булмый дип, тәнкыйть белдерде.

Башкалары Пентагоннан "террорчыл эшчәнлек" дигән сүзне ачыкларга сорады. Баксаң, элекке тоткыннарның кайберләре журналистлар белән очрашкан өчен генә "террорчыл эшчәнлектә" гаепләнгән булган.

Обама җавабы

Гыйнвар аенда Обама Гуантанамо төрмәсен бер ел эчендә ябарга вәгъдә иткән иде. Пәнҗешәмбедә иминлек мәсьәләсенә багышланган чыгышында ул бу сүзендә торачагын әйтте.

Равил Минхаҗев хәрби хезмәттә чагында
Хәзерге вакытта Гуантанамо төрмәсендә 240 тоткын бар. Шуларның берсе Чаллы егете Равил Минхаҗев. Төрмәне ябу өчен бу тоткыннарны илләренә җибәрергә, хөкүмәтләренә тапшырырга, йә американ төрмәсенә күчерергә кирәк.

Гуантанамоны ябу эшенә Обама 80 миллион доллар акча бүлергә тәкъдим итте. Чәршәмбедә сенат президентның бу тәкъдимен кире какты. Кайбер конгрессменнар фикеренчә, тоткыннар американ төрмәсендә күчерелсә, алар илнең иминлегенә куркыныч тудырачак.

Обама бу шикләрне кире кагып, Гуантанамо төрмәсен ябу өчен берничә дәлил китерде:

  • беренчедән, бу төрмә Американың дөньядагы абруен төшерә
  • икенчедән, бу төрмәнең булуы террорчыларга үз сафларын арттырырга ярдәм генә итә
  • өченчедән, тоткыннар җентекләп тикшереләчәк, Америка иминлегенә куркыныч тудырганнары анда күчерелмәячәк.

Элекке вице-президент Дик Чейни Обаманың бу адымын “җавапсыз” дип атады. Заманында Гуантанамоны төзү тарафдары булган Чейни сүзләренчә, бу төрмәне ябып Европада алкышлар казану җиңел, ләкин берүк вакытта иминлекне дә, гаделлекне дә тәэмин иткән алмаш табу күпкә авыррак.

XS
SM
MD
LG