Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ вице-президенты Либанга килде


АКШ вице-президенты Джо Байден Балкан сәфәрен тәмамлап Либанга килде. Ике атнадан анда парламент сайлаулары үтәргә тиеш.

Ил президенты Мишель Сөләйман белән очрашудан соң Байден, сәфәрен ниндидә булса якка теләктәшлек күрсәтү дип кабул итмәскә чакырды.

Әмма, шул ук вакытта, Байден “Хизбулла” радикаль төркемен гаепләп чыкты.

Шушы төркемне яклаучылар сайлауларжа хакимияттәге коалиция белән көрәшергә тиеш. “Хизбулла” төркеме АКШны Либанның эчке эшләренә тыкшынуда гаепләде.
XS
SM
MD
LG