Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гафури театры 90 еллыгына әзерләнә


Башкортстан мәдәният учаклары һәм театрлар быелгы иҗат мизгелен ябарга әзерләнә.

Республиканың кайбер театрлары май азагында ук үз сәхнәләрендәге бу сезон чыгышларын тәмамлый. Аннан, кыска гына ялдан соң, аларның күпчелеге җәйге гастрольләргә юл алачак.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры өчен бу ел аеруча истәлекле. Шушы ел азагында зур мәдәни чаралар белән үзенең 90 еллык юбилеен билгели данлыклы театр. Хәер, бу күркәм юбилей тантаналары төрле чаралар белән хәзердән үк оештырыла башлый инде. Әле июнь аенда да гафурилылар Уфада үз сәхнәсендә уйный. Аннан соң, һәрвакыттагыча, төрле төбәкләргә җәйге иҗат сәфәрләре дә көтелә.

90 еллык юбилейга әзерлек һәм аның чаралары хакында сөйләп, Мәҗит Гафури театры директоры, танылган режиссер Рәис Исмәгыйлев, “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә, төп тантаналарның Уфада быел 4 декабрьдә үтәчәген әйтте.
“Аңа кадәр дә бик күп мәдәни чараларда, фестивальләрдә катнашу, гастрольләргә йөрү, яңа спектакльләр әзерләү хәстәрлекләре тора”, диде Исмәгыйлев.

Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры да үз сәхнәсендә июнь аенда да тамашачылар хозурында кала. Әле татар театры яңа премьера әзерләү белән мәшгуль. Июль башыннан театр коллективы җәйге ялларга китә.
XS
SM
MD
LG