Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия” сынауларны үтәрме?


“Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан бүлеге идарәсе җомга көнне Уфада үзенең чираттан тыш конференциясен үткәрде.

Аның көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде. Җыен вәкилләре 2007-2009 елларда фирканең Башкортстан бүлеге эшчәнлеге нәтиҗәләрен барлады. Төп доклад белән “Бердәм Русия”нең республика идарәсе сәркатибе, Русия Дәүләт думасы депутаты Энгельс Колмөхәмәтов чыгыш ясады.

Аның сүзләренчә, “Бердәм Русия” фиркасе, күп сынауларны уңышлы үтеп, илдә зур абруй яулаган, шуңа күрә дә халык аның вәкилләренә һәртөрле сайлаулар вакытында иң күп тавышны бирә. Хәзер инде безгә бөтендөнья икътисад кризисын да лаеклы үтәргә кирәк”, дип белдерде Энгельс Колмөхәмәтов.

“Бердәм Русия”нең Башкортстан бүлеге әгъзалары да, һәртөрле сайлауларда күпчелек тавышны җыя дигәндә, Колмөхәмәтов әфәнде хак сөйли. Әмма һәр сайлаулардан соң, “Бердәм Русия”нең дөрестән дә шулай күп тавыш җыя алуы халык арасында шик тә уята. 80-90% тавышны, коммунистлар заманындагы кебек хакимият мөмкинлекләрен файдаланып кына җыя бердәмрусиялеләр дип уйлаучылар да һәттин ашкан.
XS
SM
MD
LG