Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа янә Казан борынына чиертмәкче


Казанда бар татар тарихын 6 томга сыйдырырга җыенсалар, Уфадагы башкорт галимнәре бу өлкәдә дә күптәнге көндәшләрен узып китмәкче. Анда 7 томлык "Башкорт тарихы" әзерләнә.

Башкорт галимнәренең шушы зул эшкә алынуын бу атнада "Башинформ" агентлыгында узган очрашуда хәбәр иттеләр.

Башкортстан президенты идарәсе башкортларның фундаменталь тарихын язуга конкурс игълан иткән булган, шунда бу эшне Уфадагы Тарих, тел һәм әдәбият институтына йөкләргә булганнар.

Институт мөдире, танылган галимә Фирдәвес Хисаметдинова һәм проектның фәнни җитәкчесе, Башкортстан университетының тарих факультеты деканы Марат Колшәрипов "Башкорт тарихын" әзерләү турында шактый кызыклы белдерүләр ясады.

Казандагы галимнәр "Татар тарихы"н 6 томга сыйдырырга уйласа, Уфада башкортларның борынгырак халык булуын раслап, үз тарихларын 7 китаплы итмәкчеләр.

Әлеге җыелманың беренче китабы шушы ел азагына чыгачак һәм ул башкортларның иң борынгы чордан алып 4 гасырга кадәрге тарихын яктыртачак. Һәвәскәр һәм уйдырма тарих язуда гаепләүләрдән башкорт галимнәре махсус тарихи конференция оештырып котылмакчы - ул 28-29 майда Сибай шәһәрендә узачак һәм башкорт халкы тарихындагы евразиялек феноменын тикшерәчәк.

"Бу фәнни чарада 7 томлык "Башкорт тарихы"на керәчәк тикшеренү нәтиҗәләре сынап каралачак", дип белдерде Башкортстан президентының мәгълүмати сәясәт киңәшчесе Гөлдар Камалова.

Сынау уңышлы булып чыкса, Сибайдагы конференция материаллары "Башкорт тарихы"ның беренче китабына кереп китәчәк.

Башка чыгыш ясаучылар - Фирдәвес Хисаметдинова да, Марат Колшәрипов та - Сибайда үтәчәк конференциянең әһәмиятен кат-кат ассызыклады. Аның әһәмиятен алар башкорт халкы тарихын дөньяга таныта башлауда күрә.

Марат Колшәрипов әйтүенчә, Сибайда үтәчәк җыен “Башкорт тарихы”ның нигезен тәшкил итәчәк чыгышлардан торырга тиеш.

Җыенның нәкъ менә Сибайда үткәрелүен башкорт галимнәре гади генә аңлатты – Сибай, Баймак яклары чын башкорт төбәге, ди алар. Анысы да хак, чөнки башкортлар Башкортстанның көньягында һәм көнчыгышында төпләнгән, ә көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш районнарда тулысынча диярлек татарлар яши.

Башкорт халкы тарихы турында бик күп бәхәсләр һәм төрле фикерләр яңгырый. Бу тәңгәлдә башкорт галимнәре үзләре дә уртак фикергә килә алмый. Аларның кайберләре башкортның тамырларын фин-угырлар төркеменә бәйләсә, икенче берәүләре һинд-иран гаиләсенә кертә, өченчеләре исә, гомумән, монгол токымыннан ди. Дүртенчеләре башкортларның тамырлары борынгы төркиләрдән дип раслый.

Шуңа күрә дә “Башкорт халкы тарихы” дигән хезмәтләрнең нинди нәтиҗәгә китерүен тарих белән кызыксынучы зыялылар да, җәмәгатьчелек тә зур кызыксыну белән көтә.
XS
SM
MD
LG