Accessibility links

Кайнар хәбәр

Православ чиркәү яшьләрне җәлеп итмәкче


Мәскәүдә Гәйсә мәсих чиркәвендә Рус соборы ачылды.

Анда Русия православ чиркәве, хөкүмәт вәкилләре катнаша. Чиркәү башлыгы метрополит Кирилл чыгыш ясаганда, яшьләрне намус кушканча яшәргә чакырды.

Форум күбесенчә яшьләр белән эшләүгә юнәлтелгән, әмма анда кризис белән көрәш юллары да карала. Рус халык соборы кысаларында студентлар форумы, "Измайлово" стадионында метрополит Кириллның яшьләр белән очрашуы каралган. Анда 5 мең кеше катнашыр дип көтелә.

Якшәмбе көнне, Мәскәүдә Кызыл мәйданда Кирилл һәм Мефодий изгеләренә багышланган бәйрәм үтәчәк.

Кирилл һәм Мефодий, славян язуы көне Татарстанда да бәйрәм ителәчәк. Зөя утравында махсус бәйрәм чаралары оештырыла.
XS
SM
MD
LG