Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә яңа коммунистлар оешмасы барлыкка килде


“Русия коммунистлары” иҗтимагый оешмасының корылтаенда программ мөрәҗәгать кабул ителде.

Анда, яңа берләшмә коммунистлар хәрәкәтендәге кризиска каршы көрәшү максатында оештырыла, дип әйтелә.

Кризисның сәбәпләре арасында, Коммунистлар фиркасе җитәкчелегенең марксизм-ленинизмга ревизия үткәрү, аннан тайпылу, дип әйтелә.

Яңа берләшмәгә Коммунистик яшьләр Берлеге, КПРФның элекке әгъзаләре, аерым алганда фирканең кайбер элекке төбәк бүлекләре башлыклары керәчәк.

Оештыручылар бу оппозицион оешма булачак дип әйтә, әмма коммунистларның яңа берләшмәсе Кремльнең чираттагы проекты булырга мөмкин дигән хәбәрләр дә килеп тора.
XS
SM
MD
LG