Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмәнстан президенты дарулы үләннәр энциклопедиясен язган


Төркмәнстанда президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов әзерләгән Файдалы үләннәр энциклопедиясен бастырырга әзерләнәләр. Анда бүгенге көндә һәм борыңгы заманда кулланылган дурулы үләннәр турында мәгълүматлар тупланган.

Төркмәнстан илчелегендә, бу китап президентның туган көненә туры китереп чыгарыла һәм һәр төркмән гаиләсендә булачак, дип хәбәр иттеләр. Бу хакта ИТАР-ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Корбангули Бирдемөхәммәдов яшьлектә теш табибына укыган, озак еллар медицина өлкәсендә эшләгән булган.
XS
SM
MD
LG