Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монголия халкы президент сайлый


Сораштырулар нәтиҗәсенә караганда, сайлауларда хәзерге президент, Монголия халык фиркасы башлыгы Намбарын Енхибаяр һәм оппозициядәге Демократик фирка җитәкчесе Цахиагиин Елбергдорж арасында каты көрәш булырга мөмкин.

Үткән елгы парламент сайлауларыннан соң, илдә харәмләшүләргә каршы күләмле урам җыеннары үтте. Улан Батыр каласындагы бәрелешләрдә кимендә 5 кеше үлгән иде.
XS
SM
MD
LG