Accessibility links

Крымда ислам университеты ачылырга тиеш


Крым татар конгрессы кысаларында Зынҗырлы тарихи мәдрәсәсе нигезендә ислам университетын ачу турында килешенде. Ислам университетын ачу турында Кырым татар Мәҗлесе рәисе урынбасары Рифат Чубаров хәбәр итте.

Төзекләндерү эшләреннән соң мәдрәсәгә караган җирләрдә музей, Кырым Диния нәзарәте һәм ислам университеты оештырылачак, дип әйткән Чубаров. Аның сүзләрен агентлыклар китерә.

19-23 май көннәрендә Крымда I Бөтендөнья Крым татар Конгрессы үтте.
XS
SM
MD
LG