Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОИК һәм Русия хезмәттәшлекне яхшыртырга тели


Дәмәшктә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Ислам конференциясе оешмасы (ОИК) башлыгы Әкмәледдин Ихсаноглу очрашуы булды. Яклар Русия һәм ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту кирәклеге турында белдерде. Ихсаноглу һәм Лавров Русия һәм Ислам конференциясе оешмасы арасындагы хезмәттәшлекнең дәрәҗәсен канәгатьләндерерлек дип бәяләде һәм аны алга таба үстерергә килеште. Бу хакта Дәмәшктәге очрашудан соң Русия тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итте.

2005 елда Русиягә Ислам конференцисе оешмасында күзәтүче статусы бирелде.

Бу көннәрдә Дәмәшктә Ислам конференциясе оешмасының җыены үтте.
XS
SM
MD
LG