Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан премьер-министры автоузышларда 3нче урын алды


Татарстанда Биектау аланында 2009 елның ралли-кросс Русия беренчелегенең беренче өлеше узышлары үткәрелде. Аларда премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, аның туганы Рәсул Миңнеханов, жырчы Салават, эшмәкәрләр Радик һәм Ирек Миңнәхмәтовлар һәм башка танылган узышчылар катнашты.

Ярышларда курше төбәкләрдән килгән халыкара дәрәҗәдәге спорт осталары да көч сынашты. Спортчы һәм премьер-министр Рөстәм Миңнеханов ярышның Д1 һәм Д1А төркемнәрендә узышты. Ул икесендә дә 3нче урын алды.

Русия беренчелегенең икенче өлеше Тальятида узачак.
XS
SM
MD
LG