Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Хамасның карашы йомшарган


Сергей Лавров
Сергей Лавров

Израил Русиянең Хамас белән дуслыкны дәвам иттерүенә кызганыч белдерә, Мәскәү бу хәрәкәт уңай якка үзгәрә, ди.





Израилнең кызганыч белдерүе турында премьер-министр Бенҗамин Нетаньяһу Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның Хамас төркеме сәяси бюросы башлыгы Хәлед Машаал белән очрашу хәбәреннән соң әйтте.

Лавров Хамас төркеме башлыгы белән шимбә көнне күрешкән иде. Бүген ул очрашу хакында аңлатмалар бирде.

Хамас белән очрашудан соң Лавров, хәрәкәтнең Израилгә карашы уңай якка үзгәргән, дип әйтте.

"Без Хамасның вәзгыяткә аек бәя биргәнен, хәрәкәтнең Гәззә сызыгындагы хәлләр һәм фәләстин халкы язмышы өчен җаваплылык тойганын сиздек", диде Лавров.

Русия тышкы эшләр министры, Хамасны хәзерге ваккытта төбәктә урнашкан тынычлыкны сакларга чакырдык, диде.

Лавров Гәззә сызыгына керткән чикләүләрне бетерү турында Израил вәкилләре белән сөйләшергә җыена. Бу мәсьәлә илнең тышкы эшләр министры Авигдор Либерманның Мәскәүгә сәфәре вакытында тикшереләчәк, диде ул.
XS
SM
MD
LG