Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер өлкәсе гомум кризистан чыгу юлларын эзләгәндәй…


Өлкә бала тадыруда бөтен Русия буенча берене урынга чыккан, ди. Өлкә башлыгы Сергей Морозов мондый хәлне үзенең демографик кризиска каршы сәясәте нәтиҗәсе дип аңлатырга тырыша.

“Безнең “Авырга узу көне” дигән чара һәм агитпоездлар уздырувыбыз юкка гына булмады. Бала тудыру былтыргыдан 10 процентка арткан, ә гомум ил буенча, бу күрсәткеч нибары 4 процент кына”, диде ул. Өлкә башлыгы булачак әниләргә һәм аларның нәниләренә, демографияне ныгыту өчен, тагын да ярдәмнәр вәгъдә итә. Дөрес, нинди ярдәм икәнен ачыкламыйча. Бу турыдагы программасын ул Җирле парламент утырышында белдерергә ниятли.

Өлкә башлыгы аппарат киңәшмәсендә түрәләр алдына төбәкне өйрәнү һәм чит телләр үзләштерү бурычы да куйды. Телләр белү чит илләр инвестициясенә уңай тәэсир итә. Алман телен өйрәнүгә биредә булып киткән Германия делегациясе дә ярдәм вәгъдә итә. Ләкин моның өчен муниципаль берәмлекләр үз сайтларын тәртипкә китерергә тиеш – аларны кешегә күрсәтү дә оят, диде губернатор. “Мондый сайтлар белән танышкан инвесторлар өлкәбезне мафиоз Чикагодай кабул итүләре бар. Һәм андый җиргә акча түкмәүне хуп күрерләр”, ди ул.

Киңәшмәдә гади халык та искә алынды – аңа күбрәк мәдәният һәм спорт вәгъдә ителде. Гаммәви бәйрәмнәрне ешрак уздырырга, ләкин аларны мәйдан җыены һәм сыра эчү белән генә чикләргә ярамый – концертлар һәм спорт ярышлары оештырырга кирәк.
Губернатор фикеренчә, икътисадның хәлсезләнүе реклама сыйфатының түбән булуыннан да тора. Шунлыктан җирле хакимият реклама бизнесына да ярдәмгә әзерлеген белдерә: гомумкешелек сыйфатларын үстерү максатыннан бюджеттан 5 миллион рубль биреләчәк.

Һәйбәт ниятләр, ләкин алар Манилов хыяллары булып кына калмаслармы соң? Халкы нинди бит…

Әйтик, былтыр Ленин мәйданында спорт мәйданчыгы оештырылган иде. Анда шашка һәм шахмат фигуралары куелган иде. Аларның да, башка спорт җиһазларының да кая киткәне турында Спорт департаменты башлыгы Андрей Баранов та белми. Губернатор гаҗәпләнә: “Баскетбол балдакларын корт ашаганмы, ә бадминтон челтәрен балык тотарга кулландыгызмы әллә?” Һәм алар табылмаса, милиция ярдәмендә эзләргә вәгъдә итте. Тик мондый чараларның файдасы булырмы соң?

Шушы арада урамда цистернадан сыйфатсыз бензин сатып торучы тотылган. Губернатор әйтүенчә, мондый “сәүдә” очраклары гадәти күренешкә әйләнеп бара. Әйтик 2009 елның апрелендә генә теркәлүсез һәм рөхсәтсез сәүдә итүчеләргә милиция 1203 протокол төзегән. Былтыр исә шул ук чорга 821 булган. Һәм җинаятьчелекнең һаман арта баруы да борчуга сала.

Ләкин губернатор милициянең үзенең дә ак вә пакъ түгеллегенә тукталмады. Менә ике генә очрак. 36 яшьлек берәүне тотып, милиция бинасына алып килгәч, андагы хезмәткәр тоткынның кәрәзле телефонын сорый. Тегесе бу таләпне үтәмәгәнгә, ул аның кабыргаларын сындырганчы кыйный. Икенче очрак. Карбышев урамында бер милиция хезмәткәре, үзенең балигъ булмаган туганы белән берлектә, 2 кызны көчли. Милиция хезмәткәрен хәзер балигъ булмаганнарны җинаятькә җәлеп итүдә дә гаеплиләр…
Монысы инде – икътисади түгел, ә әхлакый кризиз чагылышыдыр…
XS
SM
MD
LG