Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер автономиясе быелгы Сабантуйлар графигын раслады


Милли бәйрәмебезне татар авылларына ия булмаган Тереньга (Тирәнкүл) районы башлап җибәрә - майның 31-дә үк.

Июнь башында - шулай ук татар авыллары булмаган Базарлы Сызган, Вешкайма, Майна, Радищев, Новоспасски районнары үзәкләрендә. Иске Майна районы сабан туе, елдагыча, аның бердән-бер татар авылы Иске Кызылсуда булачак. Тик шунысы да бар: байтак районнарда, берничә татар авылы булуга карамастан, милли бәйрәмебез бары тик берәр генә авылда каралган. Әйтик, Мәләкәс районының Филип, Мукшыкүл, Парау авыллары халкы бары тик Атнагол авылында һәм район үзәге Мәләкәс-Димитровградта гына бәйрәм итә алалар.

Яңа Малыклы районының өлкә буенча да иң зурлардан саналган Урта Исәнтимер, Төгәлбуга, Өчкаен авыллары халкы районның башка читендә урнашкан Зирекле куак авылында гына. Чардаклы районының Уразгилде, Үрәнбаш, Колмаер, Енганай-Үрән авыллары халкы – район үзәгендә. Саф диярлек татар яшәгән Иске Кулаткы районы районындагы эреле-ваклы 20-ләп авылның иң зур 3-дә генә бәйрәм булачак: Иске Зеленай, Иске Атлаш һәм Урта Терешка авылларында. Чынлы районының көньяк җитендәге Яңа Тимерчән халкы бары тик районның иң төньягына – Татарстан белән чиктәш Кәшә авылына барачак.

Шулай килеп чыга инде: халык бәйрәме дә өстән төшкән күрсәтмәләр нигезендә генә оештырыла ала. Һәм Сембер якларында гына түгел. Безгә килеп җиткән мәгълүматлпрга караганда, әнә ич Татарстанда да илбашы Мижтимер Шәймиев “Татар халкының Сабантуй бәйрәмен уздыру турында” дигән махсус фәрманга кул куйган. Фәрман нигезендә, республиканың барлык, диярлек, авылларында, районнар үзәкләрендә бәйрәмнәр 13 -14 июньгә билгеләнгәннәр. Казан белән Норлатныкыннан башкалары.

Казанныкы – йомгак сыйфатында, Норлатныкы - аңа нигез салынуның 100 еллыган багышлап, ди. Ә менә барча авылларда да бер үк көндә оештырылуы милли бәйрәмебезнең төп максатларыннан берсе – төрле авылларда яшәүче яшьләрне таныштыру-кавыштыру чарасы булуы – читкә этәрелә. Шулай ук якын-тирә авылларда яшәүче туган-тумачаларның аралашуы мөмкинлеге дә. Әле узган гасырның 60-70-нче елларында да Сабантуй вакытын авыллар аксакаллары җыелышып, күрше авыллар белән киңәшләшеп билгелиләр иде.

Ә болай… “Үзидарә“, “Ватандашлар җәмгыяте” кебек төшенчәләр юкка чыгарыла. “Халык-балык” күренешедәй. Нәкъ Русиячә: “Вот барин приедет и рассудит”. Сүз уңаеннан тагын бер “яңалык”ка тукталып узу таләп ителәдер. Болай да инде бүгенге Сабантуйларның мәгънәсе аның асылыннан ерагайган. “САБАНТУЙ” сүзе үзе үк САБА – ЯЗ сүзеннән. Язгы чәчүне башлау бәйрәме.

Ә хәзер аны “Праздник плуга” дип тәрҗемә итүчеләр дә очрый. Заманалар күп нәрсәләрне оныттырганнар шул. Әйтик, апрель ахырында йомырка җыючы малайлар, ишек шакып, “Христос воскрес”, диләр. Әйе, язгы чәчү алдыннан йомырка җыю гадәте булган. Тик Хритосны ашату өчен түгел – беренче буразнага йомыркалар салу өчен. Тәңребездән йомыркадай эре орлык сорау максатыннан.
Ә хәзер Сабантуй борынгы Җыен вакытында уздырыла. Язгы чәчү тәмам, печәнгә төшәргә иртә әле. Халык ял итә ала. Күрше-тирә авыллардагы туган-тумачалары, дус-ишләре белән бергә.

Онытыла шул тирән тамырлардан килгән бәйрәмнәр. Ә бит Нәүрүз, Җыен, Сөмбелә, Нардуганнар искә дә алынмыйлар, диярлек. Бу бәйрәмнәрнең барчасы да Тәңречелек диненең табигатькә яраклашып яшәү йолалары булганын онытып. Хәзер исә Җыен урынына Сабантуй, Нардуган урынына – Юлиан календаре.

Хәер, замана үзгәрешләренең уңай яклары да бар. Әйтик, федераль Сабантуй - бүгенге хәрәкәтчел заманада башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән аралашу, танышу, татарны укмаштыру чарасы.

Быелгы федераль Сабантуй 3 июльдә Сембер каласында узачак. Былтыргы өлкә сабан туе да шуңа әзерлек йөзеннән оештырылган иде. Репетиция, дияргә дә буладыр. Бик күркәм узды ул. Өлкәнең барча районнары да аерым мәйданчыкларда үз байлыкларын, үз сәләтләрен күрсәтте. Башка милләт вәкилләре дә татар милли киемнәрендә татар милли ашлары белән сыйладылар халыкны. Әлбәттә, монысы инде рәсми хакимият тырышлыгы аркасында.

Димәк, тәҗрибә бар. Сембер татары чит төбәкләрдән килгән кунаклар канәгать калырлык бәйрәм оештыра алыр, дигән өмет тә бар. Берничә ел элек Мәләкәстә узган гүзәл федераль Сабантуйдан калышмас.
XS
SM
MD
LG