Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:22

Габдулла Тукай музеенда Татарстанның элеккеге мәдәният министры урынбасары Мөҗип Низамиевның 75 еллыгына багышланган кичә узды.

Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Мөҗип Низамиевны юбилее белән тәбрикләргә сәнгать әһелләре, фән эшлеклеләре җыелды.

“Сәнгатькә багышланган гомер” кичәсенә Татарстанның мәдәният министры Зилә Вәлиева да килгән иде.

Мәдәният министры үзенең котлау сүзендә, хәзер Татарстанда төрледән-төрле җыр, бию ярышларының үтүендә Мөҗип Низамиевның зур өлеше барлыгын әйтеп узды.

Мөҗип Низамиев үзе, совет хакимияте елларында да, хәзер дә мәдәнияткә зур игътибар бирелүен әйтте. 1953 елда оештырылган мәдәният министрлыгы бүген дә үз эшен лаеклы башкара дип саный ул.

Мөҗип Низамиевны Зилә Вәлиева котлый
“Тулаем алганда, Совет чорында, коммунистлар хакимияте елларында сәнгать мәсьәләләренә игътибар югары булды. Ләкин аның үзенчәлекле яклары бар иде. Коммунистлар сәнгатькә идеологик күзлектән карады. Сыйнфый фикерләүдән чыгып каралды”, ди Мөҗип Низамиев.

Мөҗип Низамиев 28 ел дәвамында мәдәният министры урынбасары булып эшли. Шул елларда 1150 мәдәният оешмасы бинасы төзелә. Татарстан районнарында җыр, бию, сынлы сәнгать мәктәпләре ачыла.
Хезмәттәш дуслары әйтүенчә, Низамиев үзешчән сәнгатьне үстерү өлкәсендә дә зур эш алып бара. Мөҗип Низамиев белән бергә шулай ук мәдәният министры урынбасары булып эшләгән Ренат Харис фикеренчә, үзешчән сәнгать – профессиональ сәнгатьнең чишмә башы булып тора.

28 ел дәвамында җитәкче булып эшләгәндә, Мөҗип Низамиев Язучылар оешмасы белән дә актив эш алып бара. Моны Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов да искәртте.

“Мәңгелектә калу өчен халкыңның мәдәнияте булу кирәк. Ә мәдәниятне мәңгелеккә алып бару өчен әдәбият булырга тиеш. Ул Тукайның иҗатын галимнәр дәрәҗәсендә белде. Әгәр дә әдәбият галиме булмасагыз, сез олы язучы булыр идегез. Чөнки сезнең каләмегез бар. Сәясәтче дә була алыр идегез. Һәрбер кешегә ачкыч таба белүегез шул турыда сөйли.
Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов


Бу сыйфатларны җыйган бер һөнәр бар – ул да булса мәгърифәтче. XX гасырда яшәгән кешеләрне мәгърифәтче дип атаудан тыелып тордык. XIX гасырда яшәгән Каюм Насыйриларны гына мәгрифәтче дип атадык. Ә алар һәрвакытта да кирәк икән”, диде Илфак Ибраһимов.


Кичә барышында юбилярны 75 яшьлеге белән котлаучылар Мөҗип Низамиев тырышлыгы белән Татарстанда сәнгать әһелләренең музейлары эшли башлавын искә алды. Ул җитәкче булган елларда Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Мирхәйдәр Фәйзи, Муса Җәлил, Шәйхи Маннур, Сибгат Хәким, Максим Горький, Надежда Дурова, Евгений Боратынский кебек язучыларның, шагыйрьләрнең музейлары ачыла.

Элеккеге министрлар, министр урынбасарлары Зилә Вәлиева белән
Мөҗип Низамиев үзе ачкан Тукай музеенда директор булып та эшләп ала. Биредә җырлы кичәләр, Тукай укулары, төрле иҗади бәйгеләр оештырыла башлый. Шәхси архивлар туплана, яңа экспонатлар кабул ителә. “Туган тел”, “Мәңге яшисе килә” клублары оештырыла.

2001 елда Тукай музее Татарстанда “Иң яхшы музей” исеменә дә лаек була.

XS
SM
MD
LG