Accessibility links

Кайнар хәбәр

Муса Җәлил: Тик антыма таплар кунмасын


“Мәдәни җомга” газетының 22 май санында басылган мәкалә.

Соңгы вакытта халык арасында татар халкының бөек шәхесләре, аеруча патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре абруена күләгә төшерә торган уйдырмалар күбәйде. Мондый хәл күпләрне борчый. Татар язучылары да бу имеш-мимешләрнең таралуына битараф кала алмады. Күптән түгел Татарстан Язучылар берлегендә шушы уңайдан “Эшлекле мәҗлес” булып узды.

Анда Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Илфак Ибраһимов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин, “Татарстан” журналының бүлек мөдире, язучы һәм тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев, КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты деканы, тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Искәндәр Гыйләҗев, “Мәдәни җомга” гәзитенең баш мөхәррире, шагыйрь Зиннур Мансуров, “Идел” журналының бүлек мөхәррире, шагыйрь Ркаил Зәйдулла катнашты.

Илфак Ибраһимов:

- Соңгы елларда республикабызның әдәби-мәдәни тормышы зур вакыйгаларга бай булды. Мәшһүрләребез Габдулла Тукайның – 120, Муса Җәлилнең – 100, Гаяз Исхакыйның 130 еллык олуг юбилейларын билгеләп үттек. Инде бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 125 еллыгына әзерләнәбез. Болары – халкыбызны зурлый торган чаралар. Әмма соңгы вакытта кайбер күренекле шәхесләр турында Интернетта һәм көндәлек матбугат битләрендә дөреслеккә туры килми торган язмалар күренә башлады. Иң күңелгә тигәне һәм без кабул итә алмый торганы - Муса Җәлилгә кагылышлы уйдырмалар. Бер караганда, болар инде бала-чага фикере сыман да тоела. Аларга әлләни җитди карап та булмый кебек иде. Әмма күрәбез, бу ялган сүзләргә чик куелмый, юкны күпертү дәвам итә. Ә милләтебезнең символына әверелгән бөек шәхесләрнең йөзләренә пычрак ягарга һич тә юл куярга ярамый. Моңа без үз мөнәсәбәтебезне белдерергә тиеш.

Туфан Миңнуллин:

- Символлар дигәннән, һәр халыкның да үз милли геройлары була. Күрәсең, бу табигый хәлдер – кеше символсыз үзен ятим итеп тоя. Әгәр дә милли герой була алырлык тарихи шәхесләр табылмаса, аларны әдәби әсәрләрдән алып, милләт каһарманы дәрәҗәсенә күтәрәләрдер, инде алай да булмаса, әкиятләргә, легендаларга мөрәҗәгать итәләрдер. Болай да барып чыкмаса, күршеләрдән “әҗәткә” алып торалар. Ишеткәнем бар: имештер, геройларга мохтаҗ халык бөек була алмый. Белмим, Җир шарында мисал итеп китерерлек андый милләт турында укыганым да, ишеткәнем дә юк.

Милләт символы рәвешендәге геройларны эзләгәндә кызыклы гына хәлләр дә булып ала. Русиянең милли каһарманын күпме эзләп азапландылар. Әле дә очына чыга алмыйлар шикелле. Бу нидән икән? Геройлар күп булып, сайлап алу кыенлыгыннанмы, әллә халыкның бердәм фикер йөртә алмавыннанмы? Дөресен генә әйткәндә, татарның да бердәм символы була алырлык милли герое юк. Геройлар күп, әмма кем алар арасында милләт байрагы була алырлыгы? Казан ханлыгының беренче ханы Олуг Мөхәммәдме? Әмма без аны халык белерлек, олыларлык, зурларлык, милләт аңында, күңелендә урын алырлык дәрәҗәдә пропагандалый алмадык.

Казан ханлыгының ханбикәсе Сөембикә турында бәетләр, легендалар шактый. Димәк, ул кеше күңеленә нык кереп урнашкан. Аны шулай олылау Казан ханлыгының фаҗигасе белән, Ил белән бергә бәйледер. Фаҗигагә тарыган шәхесне каһарман итү - тарихта була торган хәл. Әмма, минемчә, Ил тарихи фаҗига кичергәндә, каһарманга хас батырлык кыла алмаган шәхесне милли герой дәрәҗәсенә күтәрү бәхәсле нәрсә. Казанны яклап сугыш кырында корбан булган Кол Шәриф бу яктан күпкә отышлырак. Ләкин Сөембикәне милләт символы итә алмасак та, аның исеменә тап төшерергә теләүчеләрне мин гафу итә алмыйм. Ә андыйлар бар. Барлыгын ишетеп беләм. Халык хәтере белән шаярырга ярамый!

Әйе, татарда каһарманнар аз түгел. Мин аларның барысы турында аерым-аерым туктап сөйләмичә, Муса Җәлилгә күчәм. Баштан ук әйтеп куям: Җәлилебез исемен ялгышып кына булса да түбән төшерергә маташу гөнаһтыр. Ә инде Җәлилдән махсус рәвештә кер эзләүне җинаятькә тиң дип саныйм. Андыйлар да бар. Мондый эш белән ничә еллар дәвамында “Мирас” журналының баш мөхәррире Әхмәт Сәхапов шөгыльләнде. Җәлил батырлыгын шик астына алып, укытучылар белән очрашуларда сөйләгәнен күп тапкырлар ишеткәнем булса да, аларны төп дәлил итеп китерә алмыйм. Чөнки ул үз адресына әйтелгән һәр сүз өчен еш кына судка бирә.

Шуңа күрә күпләр аннан читтәрәк булуны кулай күрә. Заманында без, бертөркем язучылар, “Мирас” журналы баш мөхәрриренең әлеге басмадан шәхси максатларда файдалануын искәртеп, Президентка хат язган идек. Шуның өчен журнал битләрендә безне пычраткан мәкаләләр бер-бер артлы басылды, әмма өстә безне яклаучылар табылмады. Ә инде Сәхапов кире кага алмаслык дәлил шул – “Мирас” журналының бер санында Муса Җәлилнең туган елы язылган, үлгән елы урынына сорау билгесе куелган. Гәрчә Җәлилне фашист гильотинасында җәзалап үтерүнең елы, көне, сәгате, минуты билгеле булса да.

Димәк, Муса Җәлил батырлыгын шиккә алып казыну яңа башланган гамәл түгел. Күрәсең, Җәлил һәм аның көрәштәшләренең булуы кемнәргәдер ошамый. Татар халкы хәтерендә аларның герой булып саклануы кемнәрнеңдер эчен пошыра. Татар милләте мәнфәгате өчен аяусыз көрәшүче Фәүзия Бәйрәмованың исә Муса Җәлил мәсьәләсендә ялгышуы миңа аңлашылмый. Бу, минемчә, махсус эшләнгән эш түгелдер, бары тик кызып китеп әйтелгән ялгыш сүзләр генәдер. Җәлилнең тоткынлыктагы антифашистик көрәшенең бөтенесен сызып ташлаган очракта да ике нәрсәне без һичшиксез инкяр итә алмыйбыз. Беренчесе – Германиянең Империя суды, җитди дәлилләр тапмыйча, ул теләсә кемне үлем җәзасына хөкем итми. Икенчедән, үлем җәзасын көтеп торганда үлемсез шигырьләр язу өчен гаҗәеп зур рухи көч һәм талант кирәк. Бу геройлык түгелмени? Кыскасы, Җәлилебездән кер эзләп казыну әдәпсезлек һәм әхлаксызлык. Кирәкмәгән җирдә күп казынсаң, үзең төшеп чыга алмаслык чокыр казуың бик ихтимал.

Рабит Батулла:

- Безнең танылган шәхесләребезне пычрату ул тарихның буеннан-буена килә. Әйтик, билгесез авторның “История Казанского царства” дигән китабы бар. Икенче төрле әйткәндә, Сөембикә-ханбикә турындагы дастан. Ул, әлбәттә, сәяси максатларда язылган, ягъни тарихи әсәр түгел. Кызганыч, безнең күренекле шәхесләребезне пычрату һаман дәвам итә. Аларның максатлары да аңлашыла: бөекләре пычранса, халык та буяла. Кемнәрдер татар милләтенә тап төшерергә, аның абруен киметергә тели. Әйтик, Тәлгат Таҗетдин, популярлык казанып, 7 мәшһүр кеше исемлегенә керде. Аны каралту гамәлләрен кылдылар. Гаяз Исхакый турында да тузга язмаган сүзләр сөйләнде. Инде Муса Җәлилгә тел тидерү башланды. Әмма, минемчә, әлеге шагыйребез исемен каралтуның бернинди нигезе юк.

Бу - бәхәссез. Туфан Абдуллович әйткәнчә, Муса Җәлил Германия җирендә нацизмга каршы көрәш алып бармаган булса, аның башын кисмәсләр иде. Ул – ике тапкыр халык шагыйре. Хәсән Туфан, Фатих Кәрим дә шулай ук ике тапкыр халык шагыйре. Сугышка кадәрле шагыйрь бар, сугыштан соңгы. Төрмәгә кадәр шагыйрь бар, төрмәдән соң. Әгәр Муса Җәлил сугыш башлангач ук һәлак булса да, ул шул чорга кадәрге иҗаты белән дә - либреттолары, шигырьләре белән халык шагыйре дәрәҗәсендә зур эшләр башкарган кеше. Инде сугышның казанында кайнап, шундый шигырьләр язып, бөтен дөньяга мәгълүм булган Җәлил икенче тапкыр халык шагыйре. Ике тапкыр халык шагыйренә тел тидерергә тырышу - ике тапкыр олы җинаять.

Илфак Ибраһимов:

- Чыннан да, Җәлилгә тел тигезү - аның каһарманлыгына тел тигезү ул. Бу исә сугышта катнашкан 100дән артык татар язучысының, шул исәптән Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Хәйретдин Мөҗәй, Нур Баян кебек әдипләребезнең рухын кимсетү дә булып тора.

Разил Вәлиев:

- Кайчандыр “Ватаным” дигән бер җыр язган идем. Анда мондый юллар бар: “Сез кайсы халыктан, дисәләр, Батырлар исемен атадым...” Чынлап та, теләсә кайсы халыкны аның батырлары буенча, аның олуг шәхесләре буенча бәялиләр. Җәлилгә каршы кизәнү ул татар халкына, аның абруена, дәрәҗәсенә кул күтәрүгә тиң. Җәлил исеменә тап төшерүне мин, ул нинди генә олы гамәлләр кылган кеше булса да, безнең милләткә каршы эшләү, дип карыйм. Әлбәттә, кеше әүлия түгел. Минем яратып әйтә торган бер сүзем бар: кеше нәрсә эзли, шуны таба. Урамга чыгып, чүп эзли икән – чүп, чәчәк эзләсә, чәчәк таба. Һәм Муса Җәлилдән кер, чүп эзләү, минемчә, безнең халыкның бернинди әхлак кысаларына да сыймый.

Искәндәр Гыйләҗев:

- Аспирантурага укырга кергәч, Мәскәүдә тулай торакта яшәдем. Күршем бер осетин егете иде. Аның миңа кадәр татар милләтеннән булган кешене күргәне булмаган. “Сезнең кемнәрегез, нинди танылган галимнәрегез бар?” – дип сорады ул. Шуннан мин Роальд Сәгъдиев һ.б. татар галимнәренең исемен атадым. “Бу исемнәрне мин беләм. Димәк, сезнең халкыгызның горурланырлык кешеләре бар”, - диде осетин егете.

Чыннан да, һәрбер халыкның да бөек шәхесләре – символлары булырга тиеш. Әлбәттә, ул символ бөтен яктан да уңай кеше булмаска да мөмкин. Кеше һәрвакыт кеше булып кала. Әмма халык өчен ул барыбер идеал тоелырга тиеш. Бу – аксиома, минемчә. Муса Җәлил турында әйткәндә, без аны идеал итеп күз алдына китерәбез. Һәм мин монда Разил Вәлиев белән тулысынча килешәм. Ваклансак, һәр шәхеснең дә уңай һәм тискәре якларын табып була. Нәрсә эзлисең бит...

Разил Вәлиев:

- Әгәр дөнья халкыбыз турында азмы-күпме хәбәрдар икән, безне күбрәк Җәлил буенча беләләр. Ничек кенә сәер яңгырамасын, хәтта ки Габдулла Тукай буенча да түгел. Миңа күптән түгел генә моның шаһите булырга туры килде. Мәскәүдә бер оешмага үзем турында анкета тутырып җибәрдем, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе һәм Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты икәнлегемне яздым. Бу энциклопедия өчен иде. Белешмә-китап чыккач, карыйм, Тукай исемендәге бүләкне сызганнар, Җәлилнеке калган. Мин тагын шылтыраттым. “Ни өчен алай эшләдегез?” – дим. “Ну, Джалиль же важнее”, - дип авызымны яптылар. Шуны кабатлап әйтәсем килә: димәк ки, Муса Җәлилне безнең тормыштан сызып ташларга тырышу татарның исемен сызып ташларга тырышу була.

Бу уңайдан тагын бер вакыйга хәтеремдә калган. 2006 елда Туфан ага Миңнуллин, Зиннур Мансуров һәм тагын берничә язучы Берлинда уздырылган 72 нче Бөтендөнья язучылар конгрессына бардык. Анда Туфан абый инициативасы белән Урыс ПЕН-клубыннан килгән каләм әһелләренә: “Муса Җәлилнең башын кискән төрмәгә барыйк әле”, - дип тәкъдим иттек. Һәм татар шагыйренең башын кискән урынга барып чәчәкләр салдык. Шулай ук конгресс делегатлары, аягүрә басып, Муса Җәлилне искә алдылар. Күрәсез, безне Мәскәүдә генә түгел, Берлинда да Җәлил буенча беләләр.

Рафаэль Мостафин:

- Үз вакытында миңа сугыш елларында язмыш сынавы белән Берлинда булган һәм Муса Җәлилне, башка татар эшлеклеләрен шәхсән белгән уннарча кеше белән очрашып сөйләшергә насыйп итте. Алар, бертавыштан дигәндәй, Гариф Солтанның гитлерчыларга хезмәт итүенә ышандырдылар. Шуңа да Фәүзия Бәйрәмованың әлеге шәхес турында көндәлек матбугатта басылган язмалары миндә шактый каршылыклы хисләр тудырды.

Әлбәттә, еллар үтү белән без Ватан сугышы вакыйгаларына бүтәнчәрәк карый башладык. Әсир төшкән кешеләрне артык гаепләмибез, аларны “хыянәтче, халык дошманы”, дип атамыйбыз. Мондый сугышчыларны Көнбатыш илләрендә дә, шул ук Алман илендә дә гаепле итеп санамыйлар.

Әмма икенче чиккә ташланып, чын мәгънәсендә илен саткан, хыянәт иткән адәмнәрне күккә күтәреп, аларны яшь буынга үрнәк итеп күрсәтергә ярамый. Фәүзия Бәйрәмова исә шундый мәгънәсез эш белән шөгыльләнә. Мәсәлән, аның тарафыннан чамасыз макталган, хәтта Тукайлар, Такташлар, Җәлилләр белән бер рәткә куеп, каһарман итеп күрсәтелгән Гариф Солтан – дошман ягына чыгып, нимес фашистларына хезмәт иткән кешеләрнең берсе. Хәер, мин бу турыда “Ватаным Татарстан” гәзитендә (12 декабрь, 2008 ел) язып та чыккан идем инде. Бу факт шаһитләрнең истәлекләре һәм документлар белән дә раслана.

Аңлашыла ки, мондый кеше, үзен аклар өчен, Муса Җәлил һәм аның көрәштәш¬ләренә ничек тә тап төшерергә, аларны кимсетергә тырыша. Аныңча, җәлилчеләрнең фашизмга каршы көрәшүләре дә, илләренә һәм хәрби антларына тугрылыклы булып калулары да бары “куркаклыклары” белән аңлатыла. Янәсе, совет гаскәрләре, фашистларны җиңә барып, Германиягә керә башлагач, җәлилчеләр куркуга төшә, чөнки нимесләр белән хезмәттәшлек иткәннәре өчен илдә аларны үлем җәзасы көтә. Шуннан инде, янәсе, алар яшерен оешма төзегән булып, листовка-өндәмәләр бастырып тарата башлый.

Имештер, совет гаскәрләрен төрмәдә каршылап, исән калырга уйлыйлар. Хыянәтче кеше үзенчә уйлый, бар нәрсәне үзенең вак җаны белән үлчи. Моңа мин әлләни гаҗәпләнмим. Әмма Фәүзия Бәйрәмова, аның сүзләренә тулысынча ышанып, шул ук фикерне кабатлый, Җәлилгә һәм аның батыр иптәшләренә күләгә ташлый.

Чынлыкта яшерен оешманың эше 1942 елның көзеннән үк башлана. Нимес документларына караганда, беренче листовкалар Едлино лагеренда 1942 елның декабрь аенда табыла. Алар 5 декабрь – совет Конституциясе көне уңае белән язылып таратылган. Шул ук вакытта яшерен оешмада катнашкан кайбер легионерларны фаш итеп, йә йорт алдында аталар, йә үлем лагерьларына җибәрәләр. Исегезгә төшерәм: бу вакытта сугыш әле Сталинград тирәсендә бара, сугышның нәтиҗәсе дә билгесез була.

Хәзер Гариф Солтан үзе дә җәлилчеләрне, “нимес империясенә хыянәт иткән өчен”, гильотинада башларын чабып үтерүләрен таный. Әйе, алар нимес империясенә хыянәт иткән, әмма үз илләренә тугрылыклы булып калган.

Табигый ки, вакытлар үтү белән без Ватан сугышы вакыйгаларына бүтәнчәрәк карый башлыйбыз. Әмма патриотизм, илгә тугрылык, батырлык һәм хыянәт төшенчәләре барыбер үзгәрми, үз көчендә кала. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең каһарманлыгы да яшь буын өчен мәңгелек үрнәк булып тора.

Ә инде Фәүзия Бәйрәмова үзенең язганнарында Гариф Солтанны күтәреп ялгышты, дип уйлыйм. Аның фикерләре нигезсез. Әлеге дә баягы әңгәмәдәшенә белер-белмәс ышану белән ул Муса Җәлилгә тап төшерә. Моның белән һич тә килешеп булмый.

Разил Вәлиев:

- Туфан абый да, Рабит Батулла да әйтеп китте инде: бездә кемнәр турында һәм нинди генә гайбәтләр йөрмәде. Муса Җәлилне пычратырга теләү дә күптәннән килә.

Моннан 18 ел элек Ирек мәйданында безнең күренекле шәхесләребез – бертөркем язучылар ачлык игълан итте. Аның башында Фәүзия Бәйрәмова торды. Һәм, ни гаҗәп, бу җәһәттән күп төрле гайбәтләр дә йөрде. Һәм әле дә йөри. Кайбер кешеләр язып та чыкты: “Фәүзия ханым ач булмаган, анда аңа ашарына китереп торганнар икән”, - дип. Хәзер без каләмдәшебезнең халык өчен кылган олы гамәленәме, әллә аны пычратырга теләп чыгарылган гайбәткәме ышаныйк? Җәлил тирәсендә казыну да менә шундый ук бер нәрсә.

Аннары безнең яза торган кайбер кешеләрдә бер начар гадәт бар. Әгәр бер даирәдә эшләгән, яшәгән, яки көрәшкән ике татар турында язабыз икән, аларның берсе һичшиксез әйбәт, икенчесе начар булырга тиеш: уңай, яисә тискәре герой. Бу инде социалистик реализм чорыннан ук килә. Без тормышта да шулай ук уңай яки тискәре герой булырга тиеш, дип карыйбыз. Әйтик, Муса Җәлил - әйбәт, Гариф Солтан - начар. Яисә киресенчә. Анализ ясап, аерым шәхесләргә объектив бәя бирергә өйрәнә алмыйбыз әле. Социалистик реализмнан киттек, дип сөйләшсәк тә, аның традицияләре дәвам итә.

Белгәнебезчә, Муса Җәлилне 50 нче елларда бер тапкыр хыянәтче дип игълан иттеләр инде. Монысы - шагыйрь өстеннән икенче тапкыр суд ясарга маташу. Һәм Җәлил өстенә пычрак атарга теләүчеләрне мин әле шәхес культы бетеп җитмәгән чорда аңа гаеп ташлаган кешеләр белән янәшә куяр идем.

Илфак Ибраһимов:

- Кайбер мөһаҗирләр, алманнарга ярдәм итеп, үзебезгә мөстәкыйль дәүләтебезне төзергә хыялландык, диләр. Белгәнебезчә, “Идел-Урал” легионын фашистлар төзегән. Бер генә фашистик яки тоталитар режимның да кайсы да булса милләткә дәүләт төзеп бирүе турында мәгълүмат юк. Аларның көчсезрәк халыкларны үзләренең колы, вассалы итүен генә беләм. Мондый юл белән ирек алырга омтылу артык беркатлылыкны күрсәтә.

Искәндәр Гыйләҗев:

- Муса Җәлил исеменә тап төшерү тенденциясен мин бүгенге көндә гомуми бер процессның аерым юнәлеше итеп күрәм. Чөнки хәзер Русиядә тарихка ревизия ясау модага кереп китте. Элеккеге “ак”ны - кара, “кара”ны ак итеп күрсәтү ешайды. Моның белән журналистлар күбрәк шөгыльләнә. Һәм, кызганыч ки, бу тенденция безгә дә килеп керде.

Дөресен әйткәндә, Муса Җәлилгә тискәре караш ул безнең мохиттә тумаган. Аны башлыча безнең Шиһап Нигъмәти, Әнвәр Галим, Гариф Солтан кебек кайбер эмигрантларыбыз тарата. Минем уйлавымча, аларның мондый гамәле, бер яктан, үз¬ләрен акларга тырышу, икенче яктан, хәтта үзенә күрә көнләшү дә. Чөнки бу кешеләр сугыштан соң хыянәтче дип игълан ителгән иде. Ватаннары, милләтләре белән элемтәләр өзелгәч, аларда ниндидер гарьләнү хисе көчәйгәндер, дип уйлыйм. Аннары без Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең эшчәнлеген, шагыйрьне пычраткан язмаларда бәян ителгәнчә, Сталинград сугышыннан соң башланган паника нәтиҗәсе дип күрәбез икән, бу тарихи фактларга берничек тә туры килми. Чөнки рәсми документлардан билгеле булганча, “Идел-Урал” легионында беренче яшерен оешма фашистлар тарафыннан 1942 елның декабрендә ачыла, һәм кулга алулар, хөкем итүләр башлана.

Легион чынбарлыкта 1942 елның көзендә, төгәлрәге 6 сентябрьдә булдырыла. Димәк, яшерен оешма да көз көне үк барлыкка килә. Әгәр без легионда яшерен төркем оешуын Сталинград сугышы белән бәйләсәк, минемчә, бу беркатлылык галәмәте булыр иде. Биредә мәсьәләгә тирәнрәк карарга кирәк. Мантыйкый фикер йөрткәндә дә, рәсми документлар буенча да, легионны эчтән җимерү эше Сталинград сугышына кадәр башланган. Аннары нишләп әле без легионда яшерен оешма барлыкка килүне “паника” дип карарга тиеш? Ихтимал, легионны эчтән җимерү кешеләрнең иманы, инанулары белән бәйледер.

Аннары без шуны да онытмаска тиеш: Муса Җәлилнең яшерен оешмадагы эшчәнлеге һәм үлеме Советлар Союзында яшәгән татар халкын депортациядән дә саклап калган. Бу - билгеле факт. Димәк, Җәлил үз каһарманлыгы белән татар халкына бу яктан да булышкан. Моны инде күпләр таный.

Разил Вәлиев:

- Төркиягә баргач, миңа берничә тапкыр Әхмәт Тимер белән очрашырга туры килде. Төрле урыннарда озаклап фикер алышып утырдык. Ул үзенең истәлекләрен сөйләде. Һәм мин аңардан бернәрсәгә нигезләнмәгән имеш-мимешләрне дә ишеттем. Аны Казанга чакырган идем: “Мине анда кайту белән, аэропорттан ук төрмәгә алып китәләр”, - дип кырт кисте ул. Әлбәттә, Әхмәт Тимер юк-бар кеше түгел. Аны Германиядә дә, Төркиядә дә беләләр. Әмма мин аңарда чынлап торып көнләшү хисен сиздем. Муса Җәлилнең үз илендә шулкадәр зур данга ирешүе андыйларга гайре табигый хәл булып тоела.

Ркаил Зәйдулла:

- Көнләшү хисен заманында Җәлил белән бергә аралашып яшәгән кешеләрдә мин дә сиздем аны. Алар сугышка кадәр дуслашып, хәтта бергә кызлар артыннан да йөргәннәр... Ә соңыннан Муса Җәлилнең һәйкәл булып басуын бик үк кабул итеп бетерә алмыйлар.

Разил Вәлиев:

- Мин шундыйрак мөнәсәбәтне Америка татарлары арасында да сиздем.

Туфан Миңнуллин:

- Гадәттә, Муса Җәлилгә тап төшерергә кирәккән очракта, аны большевик, коммунист, артык “кызыл” булган, хатыннарының да исәбе хәтсез икән, диләр. Янәсе, ул коммунистик режимны яклаган. Әмма “Моабит дәфтәрләре”ндә бер генә “партия” дигән сүз дә, “коммунист” төшенчәсе дә юк. Анда - “Ил”, “Халык”, “Ватаным”... Бу инде татар халкы, аның язмышы турында бик нык уйлану нәтиҗәсе. Һәм тел өстендә йөри торган “Ил”, “Халык”, “Ватан” дигән сүзләрне язганда ул бары тик үзенең илен, татар халкын, татар ватанын күз алдында тоткан.

Илфак Ибраһимов:

- Муса Җәлил - безнең халкыбызның йөз аклыгы. “Җан” яки “Вөҗдан” дигәндә, Вөҗданын сатмаган шәхес. Чөнки ул үзенең исеменә карап, туган халкына бәя бирелү мөмкинлеген һәрчак тойган.

Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю
Яшәвемнең бөтен мәгънәсе...

Изге Китапта шундый юллар бар: Коръәндә язылганнарны инкяр итүчеләргә әйтегез, әгәр дә анда язылганнарны Хак Тәгалә сүзе түгел, дип саныйсыз икән, үзегез шуңа тиңләшерлек берәр китап язып карагыз!

Мин дә бу очракта: “ Җәлил һәм җәлилчеләрнең Ватанга тугрылыгын шик астына аласыз икән, “Моабит дәфтәрләре”нә тиң дәрәҗәдә шигырьләр язып карагыз,” - дип әйтәсем килә. Яза алырсызмы икән?

Искәндәр Гыйләҗев:

- Мин Михаэль Фридерихның Габдулла Тукай турындагы китабын тәрҗемә иттем. Ул хәзер “Мәгариф” нәшриятендә басылып ята. Автор Тукайны символ буларак сурәтли. Шагыйрьгә заманына карап нинди характеристика биргәннәрен тасвирлый. Бериш шигыренә карап, аннан пессимист та, оптимист та, атеист та, динче дә, милләтче дә ясаганнар. Читтән караган кеше безнең халыкка шундый бәяләмәләрдән чыгып бәя бирә.

Бу җәһәттән шуны әйтәсем килә: без ошбу чорга бәя биргән вакытта, аек акыл белән, объектив фикер йөртергә тиеш. Шул ук Фәүзия Бәйрәмова, мәсәлән, минемчә, парадокс булса да әйтәм, вакыйгаларны үзара бәйләгән вакытта нәкъ совет чорындагыча фикер йөртә. Аның өчен барысы да төгәл билгеле: монысы - ак, бусы – кара. Башка төсләр юк. Ниндидер урталык күренми. Гариф Солтан - гаҗәеп каршылыклы шәхес. Мин аны, хыянәтче, дип атамас идем. Бу мәсьәләдә Рафаэль Әхмәт улы белән килешмим. Ул беркайчан да милләткә зыян китерәм, дип тырышмаган, гомере буе татар халкына хезмәт итәм, дип яшәгән. Муса Җәлил дә шулай.

Без кешегә төрле яклап карарга, кылган гамәлләренә карап бәя бирергә, тарихи фактларга, чыганакларга таянып эш итәргә тиеш. Кемдер әйткән буш сүзләргә, уйдырмаларга ышанырга, үзебез теләгәнне генә ишетеп, үзебез теләгәнне генә әйтергә ярамый. Бу очракта исә нәкъ шулай килеп чыкты: Муса Җәлилнең абруен киметергә теләп, аңа кемдер бәя бирә икән, бу бит уйдырма, имеш-мимешләргә таянып язу һәм ул бернинди дә фактларга, документларга нигезләнмәгән. Яисә Гариф Солтанның кем икәнлеген ачыкларга телибез икән, бу кемнеңдер исеменә тап төшерү хисабына булмаска тиеш. Ә без инде күпертергә дә, төшерергә дә бик яратабыз, билгеле.

Рабит Батулла:

- Гаяз Исхакый һәм Сөембикә-ханбикә турында бернинди дәлилләргә, фактларга нигезләнмәгән уйдырмалар басыла. Олавы белән басыла. Укысаң, исләрең китә...

Искәндәр Гыйләҗев:


- Уйдырмаларның урыс телендәгеләре күпме?

Ркаил Зәйдулла:
- Аерым каләм ияләренә заказ биреп, поэма, хикәя һәм мәкаләләр яздырылды. Имештер, Сөембикә-ханбикә Иван Грозный гаскәре белән бергә Казанны алырга килгән... Без, язучылар, тарихи фактларны бозып күрсәтүгә, бөек шәхесләребезгә тел тидерүгә, пычратуларга каршы үз фикеребезне һәрдаим белдереп барырга бурычлы.

Илфак Ибраһимов:


- Уйдырмаларга каршы җавап-язмалар басылып тора. Әйтик, соңгы вакытта язучылар Рафаэль Мостафин, Искәндәр Гыйләҗев мәкаләләре дөнья күрде. Билгеле, безгә тагын да активрак булырга кирәктер.

Туфан Миңнуллин:

- Яздык. Мәкаләләр язып торабыз. Әйткәнемчә, Президентыбыз исеменә дә мөрәҗәгать яздык, 45 кеше кул куйган мәкалә белән чыгыш ясадык.

ЗиннурМансуров:

- Минем кайвакыт үз-үземә сорау биреп уйланганым бар: аек акылга алдан ук аңлаешлы тоелган кирәкмәс бәхәсләргә без нилектән әле шулкадәр күп көчебезне сарыф итәбез икән? Мөгаен, хакыйкать алдында төрледән-төрле хилафлык кылуларның барысы да бер чиктән икенче чиккә ташлану шаукымыннан киләдер. Тулы дәүләтчелек шартларында яши алмаган халыкларда исә бу чирнең яман билгеләре аеруча ачык чагыла. Гаҗизлек чарасызлыкка китерә. Җәмгыятьтәге мөһим күренеш яки мәсьәләгә берьяклы караш кайчак безләрне көлкеле хәлләргә дә өстерәп керткәли. Хәер, андый очраклар бихисап. Аерым тарихи шәхесләрне бәяләүдә дә чикләнгәнлек галәмәте еш күзәтелә.

Кызганыч ки, бездә бит тарихка баглы күп кенә хезмәтләр дә бер чиктән икенче чиккә ташлану йогынтысыннан азат түгел. Башка милләт авторлары тәкъдим иткән байтак китапларда дөреслекнең ялган белән катнаш булуы күпләргә мәгълүм. (Форсат чыкканда әйтелгән мондый гаепләү, әлбәттә, Михаил Худяков кебек тарихчыларга кагылмый). Ә үткән турында үзебез язган мәкаләләрдә, киресенчә, нигезсез күпертүләр омтылышы әледән-әле сиздертеп тора. Шул рәвешле берьяклы карашка артык дәрәҗәдә өстенлек бирү, искәртеп үтелгәнчә, аерым затларның иҗтимагый ролен билгеләүдә дә бүлтәеп чыга.

Шөкер, татар тарихы күренекле шәхесләргә аеруча бай. Алар арасында совет хакимияте тарафыннан тыелганнары да хәтсез иде. Инде хәзер “табу”лар бөтенләй юкка чыкты. Булгалады шундый чаклар – файдасыз ыгы-зыгыга бирелдек. Теге яки бу затны салкын акыл аша үткәреп өйрәнәсе урында, “Кара, нинди кешебез булган!” дип, аны билгесезлек төпкеленнән күкләргә күтәреп зурлаулар белән дә мавыгып алдык. Ә мондый хәлләргә татарның әлләни исе китми: төрле сәбәпләр буенча тибәрелеп торган шәхесләрен барлый да аларны тарихның үзенә лаеклы “киштә”сенә урнаштырып куя... Безгә объективлык җитми. Ә язучыларга бигрәк тә. Югыйсә, тарихи хезмәтләргә алынганда хиссияттән өстен булу сорала.

Хәтерлим, Татарстан радиосында баш мөхәррир булып эшләгәндә Гаяз Исхакыйга багышланган зур тапшыру әзерләдек. Әдипнең халкыбызга “кайтыр-кайтмас” вакыты. Аның дистәләрчә еллар тыелган исемен атау да күп кенә түрәләрне уттан курку халәтенә кертә. Әлеге тапшыру радиотыңлаучыларга барып ирешкәннән соң безгә партия өлкә комитетыннан шелтә белдерделәр. Күпләребез шаһит: татар әдәбияте классигын халык хәтеренә кире кайтарган чакта да без берьяклы чикләнгән караш тозагыннан котыла алмыйча иза чиктек. Милли азатлык хәрәкәте эшлеклесе бәгъзеләр тарафыннан илсатарга тиңләнде. Инде бу хәлләрне хәзер искә төшерергә дә оят.

Минем карашымча, көндәлек матбугатта шактый шау-шу күтәрелүгә сәбәпче булган Гариф Солтанга да “илен сатучы” ярлыгын тагып каһәрләүгә кадәр барып җитмәскә кирәктер. Халык ошбу шәхес хакында тулырак мәгълүмат алырга хокуклы: кем ул, аның яшәү асылы чынлыкта нидән гыйбарәт? Моңарчы язылганнарга караганда, бу мөһаҗир безнең милләткә үзенчә хезмәт итәргә омтылып яшәгән, һәм ул тарихка бер милләтче буларак кереп калыр да. Әмма халыкның рухи биеклеген күз алдына китергән затны төшерү бәрабәренә кемнедер күтәрергә тырышу кешелекне бер чиктән икенче чиккә ташланудан саклап торган бернинди кысага да сыеша алмый. Инде Муса Җәлил биниһая берләштерү көченә ия символга әверелгән; татарны бөтен дөньяга танытуда аның өлеше бәһаләп бетергесез зур. Милләт бәгырендәге газиз образга кизәнү мөкатдәс төшенчәләрне мәсхәрәләү булыр иде: иҗтимагый яктан да, әхлакый яктан да, исламият ягыннан да...

Гомумән, халкыбыз күңеленә тамыр җибәргән символ-затларга аеруча сакчыл карарга кирәк, чөнки аларга күләгә төшерү милләтебез рухын какшатуга гына китерәчәк. Язма әдәбиятебезнең “чишмә башы”нда торган олуг шагыйребез Кол Гали, “дәүләт ирләре” гаебен дә үз иңенә алырга мәҗбүр булган Сөембикә, Казан дәүләтен батырларча яклап шәһит киткән сәед Кол Шәриф... Саный китсәң, мөбарәк тәсбихебез мөрҗәннәре ишле килеп чыга. Аларга пычрак кул белән кагылу безнең милләт рухына көч өстәрме? Гаяз Исхакый хәзрәтләрен кемнәр алыштыра ала? Моң-җыр белән өртелгән милли символ иясен – Салих Сәйдәшевне кимсетү гөнаһка тиң түгелме? Мондый мәрҗәннәрне ясап булмый – алар үзләреннән-үзләре барлыкка килә. Әгәр без татарның һәрбер асыл затына хөкемдар була башласак, җирдәге башка кавемнәр гайре табигый гамәлләребездән кычкырып көләчәк кенә. Шулай ук кабатланмас бөек символлар җөмләсеннән булган Габдулла Тукаебыз да, “И, татарлык!” дип, кальбенә сыймас рәнҗү катыш ачыну белән үзенчә көрсенеп куяр сыман.

Илфак Ибраһимов:

- Безгә Ватан сугышы чорын бераз күзаллап алу кирәк. 1942 елда Гариф Солтан мыек та чыкмаган 20 яшьлек егет була әле. Ә Муса Җәлил инде бу вакытта тормышның ачысын да, төчесен дә шактый күргән, Мәскәүдә, илнең төрле шәһәрләрендә булып, төрле даирәләрдә кайнашкан, тормыш тәҗрибәсен шактый туплаган әдип. Безнең язучылар, менә шушы ике кешене бергә куеп, гамәлләренә бер яссылыкта бәя биреп дөрес эшләми, дип уйлыйм. Гариф Солтанның да сугыш вакытында ук Муса Җәлилгә хөкемдарларча бәя бирүен аклый алмыйм. Ә инде бүгенге күзлектән караганда, Гариф Солтан - шулай ук тәҗрибәле, дөньяны күргән кеше. Ул хәзер Җәлилгә дә, безгә дә бәя бирергә мөмкин.

Ә Фәүзия Бәйрәмованың, язучы буларак, ялгышы менә шунда, минемчә. Гариф Солтанда сугыш вакытында ук милли каһарман күрү бер дә килешеп бетми. Ул - сугышта әсирлеккә төшкән дистәләрчә мең япь-яшь ир-егетләрнең ачы язмышына дучар булган бик тә фаҗигале шәхес... Безнең әткәйләр гаиләсендә 5 кеше сугышка китә. Берсе һәлак була, икесе әсирлеккә эләгә, аларның да берсе хәбәрсез югала, берсе 18 яшендә ике аяксыз гарип булып кала, берсе – хәрби очучы, күп җәрәхәтләр алып, исән кала... Сугыш турында окоп дөреслеге әлегәчә язылмаган дигән фаразлар белән килешми мөмкин түгел. Әмма хак дөреслек бар – ул халкыбызның коточкыч сугышта, күп фаҗигаләр бәрабәренә җиңеп чыгуы. Моны инде инкяр итеп булмый.

Ркаил Зәйдулла:


- Әгәр киңрәк итеп уйлап карасаң, Гариф Солтанны бит сугышка кадәр үк йорт-җиреннән куып чыгарганнар, туганнарын репрессияләгәннәр. Аның алманнар ягында калуы да гаҗәп түгел. Сугыш башланганнан соң бик тиз арада Кызыл Армиянең миллионлаган солдаты әсирлеккә эләгә. Рафаэль абый аны, кемнеңдер сүзләренә карап, окопка граната ыргытып киткән, дип тә яза.
Гомумән, сугыш мәсьәләсендә безгә төптәнрәк уйларга кирәк. Сугыш нигә башланды соң ул? Әгәр Сталин ил халкын репрессияләргә дучар итмәгән булса, Гитлер да СССРга басып керергә җөрьәт итмәс иде. Әйтик, Риббентроп-Молотов пакты булмаса... Риббентроп үз иленә кайткач, тәэсирләре белән уртаклашканда: “Мин Мәскәүдә үземне партиядәшләрем арасында итеп тойдым”, - дип әйтә бит.

Теләктәшләр, янәсе. Аннары шуны да онытмыйк: алман гаскәрләре СССР шәһәрләренә керә, аларны күп кенә урыннарда чәчәкләр тотып каршы алалар, мәдәниятле нимесләр Сталин тираниясеннән азат итә, дип уйлыйлар. Соңыннан гына билгеле була нацистлык, расистлык сәясәтләре, төрледән-төрле вәхшилекләр... Шуңа күрә Гариф Солтанның алманнар ягына күчүен дә аңлыйм. Андыйлар меңнәрчә. Ә нишләп ул үз милләтенә дошман булган режимга хезмәт итәргә тиеш иде әле? Билгеле, төрле кеше булган. Әйтик, минем бабай сугышта һәлак була, ә әтисен муллалыгы өчен төрмәгә утырталар. Язмышына ни язылган бит. Рафаэль абый КГБ документларына нигезләнеп сөйли инде. Бу очракта да ышанып бетеп булмый. Аларның еш кына җәмәгатьчелеккә бөтенләй ялган документлар тәкъ¬дим иткән вакытларын да беләбез.

Монда хикмәт нәрсәдә: Гариф Солтанга гел каныгалар. Әмма сугышта аның кебек нимесләр ягында эшләүчеләр күп булган. Миңа калса, Гариф Солтанга бәйләнүләр аның сугыштан соңгы эшчәнлеге белән бәйле. Ул тик тормый. Америкадан татар тапшыруларын оештырып җибәрә, “Азатлык” радиосында эшли, төрле конференцияләрдә чыгыш ясый. Әйтик, Багдадта үткән Ислам конференциясендә СССРдан баручылар “Бездә иркенлек, теләгән кеше дин тота ала һ.б.”- дип сөйли. Шунда Гариф Солтан аларны инкяр итеп чыгыш ясый. Гариф Солтанның мондый чыгышы, билгеле, совет органнарына да, җитәкчелеккә дә ошамый. Каләмдәшебез Фәүзия Бәйрәмованың “Мәдәни җомга” гәзитендә басылган мәкаләсендә Гариф Солтан бит Муса Җәлилнең батырлыгын инкяр итми. Биредә, башсызлыклары аркасында башлары китте, дигән мәгънәдәге фикер әйтелә. Рафаэль абый Мостафинның, шуңа карап, аны турыдан-туры “хаин” дип атавы белән мин дә килешмим. Муса Җәлилнең үзен дә берзаман “хаин” дип атап, әсәрләрен дәреслекләрдән алдылар, китапларын яндырдылар.

“Башсызлыклары аркасында...” дигән сүздә, минемчә, зур хаклык бар. Горькийның “безумству храбрых поём мы славу” дигән канатлы сүзен искә төшерик. Прагматик, рационалист кеше идея хакына үз-үзен корбан итми.

Милләт символларсыз, мифларсыз яши алмый. Һәр халыкның үз милли геройлары. Алар арасында гамәл каһарманнары бар, рухи батырлык кылучылар бар. Беренчесенә безнең тарихтагы яугирләрне, яу башлыкларын, милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләрен кертәбез. Әмма, минемчә, безнең милләтебезгә рухият каһарманнары кадерлерәк. Галимнәр, шагыйрьләр... Халыкның рухын исән-сау тотучылар. Шуңа күрә Муса Җәлил листовка таратып кулга алынганмы, яисә ниндидер яшерен төркемдә булганмы - анысы минем өчен икенче пландагы мәсьәлә. Иң мөһиме - аның татар милләте өчен рухият каһарманы булуында. Ул тоткынлыкта үлемсез әсәрләр иҗат итеп, безгә моны тулысынча раслады. Шундый авыр шартларда шигырьләр язган кеше буларак, ул, әлбәттә, безнең горурлыгыбыз саналырга хаклы. Бу шулай булып калачак та.

Туфан Миңнуллин:

- Легионда яшерен төркемнең командиры Гайнан Кормаш булган, дигән мәгълүматның хаклыгына шигем юк. Без менә шуны күпертеп, Муса Җәлилне икенче плангарак күчермәдекме икән?! Телибезме–теләмибезме, Ркаил Зәй-дулла әйткәнчә, татарда шагыйрь шагыйрь генә түгел ул. Гомер-бакый шулай булган. Гомумән, бу Шәрекъкә хас әйбер. Юкка гына солтаннар үз янында шагыйрь тотмаган. Әлбәттә, бу очракта легионда барлык төркемнәрнең әйдәп баручысы Муса Җәлил, шагыйрь булуы белән килешергә туры килә. Хәзергечә әйтсәк, президенты, җитәкләүчесе, башкаларны үз тирәсенә җыеп тотучысы. Монысына һич шикләнмим. Бездә, әйтик, авылда кеше 3-4 куплет шигырь язса да, аңа зур кеше, галим итеп карау бар. Чит илдә, туган җирләреннән еракта калган кешеләр арасында шагыйрьнең лидер булуы шик калдырмый. Ул хәрәкәтнең байрагы булган, аңа укытучы, остаз итеп караганнар. Эш кем замполит, кем командир булуында түгел.

Илфак Ибраһимов:

- Муса Җәлил дә, Гариф Солтан да, Гайнан Кормаш та - иртәгә, берсекөнгә әдәби әсәр геройлары булып каласы кешеләр. Гариф Солтан әле исән-сау. Аңардан әдәби герой ясау-ясамау мәсьәләсен язучылар хәл итә. Хикмәт - безнең аңардан нинди әдәби герой ясавыбызда. Без аны, ул шундый-шундый хәрәкәттә катнашкан, дип, тарих киштәсенә салып куябызмы, яисә аңардан халкыбызга гыйбрәт алырлык әдәби герой тудырабызмы, бу кешенең язмышын кабатлама, дип, төрле әсәрләр иҗат итәбезме? Минемчә, Гариф Солтанның тарихтагы киләчәге иң беренче чиратта нәкъ менә безгә – язучыларга бәйле.

Сөйләшүне Сөембикә КАШАПОВА язып алды.
XS
SM
MD
LG