Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:23

Владимир Шаманов һава десанты көчләрен җитәкли


Русия армиясе генерал-лейтенанты Владимир Шаманов һава десанты гаскәрләре башлыгы итеп билгеләнде.

Моңарчы Шаманов Русия кораллы көчләренең хәрби әзерлек һәм хезмәт баш идарәсен җитәкли иде.

Һава десанты көчләрен моңарчы җитәкләгән генерал-лейтенант Валерий Евтухович пенсия яшенә җитү сәбәпле хәрби хезмәттән китте.

Шаманов Чечня сугышы елларында Русиядә киң танылуга иреште.

2000-2004 елларда ул Ульян өлкәсен җитәкләде.

XS
SM
MD
LG