Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:26

Бәйрәмова Язучылар берлегенә хат яза...


... һәм бу оешманы сталинистларча эш йөртүдә гаепләп, үзенең аннан чыгуын белдерә.

“Мәдәни җомга” газетасының быелгы 22 май санында Татарстан Язучылар берлегендә булып узган “Эшлекле мәҗлес” материаллары урнаштырылган. Берлекнең уставында булмаган бу ясалма структура, идарә вәкаләтләрен үз өстенә алып, бер төркем “ил агаларын” җыеп, бикле ишекләр артында 37нче еллардагы кебек тупланып, үзләре кебек уйламаган һәм язмаган шәхеснең иҗатына бәя бирергә алынганнар. Болар тарафыннан тәнкыйтьләнгән һәм иҗатына тискәре бәя алган язучы мин – Фәүзия Бәйрәмова булганга күрә, җавап бирүне кирәк дип таптым.

Беренче карашка, бу язучыларның Сталин чорындагы кебек бергә укмашып, башка төрле фикердә торган шәхесне җыйнаулап тукмаулары милли мәнфәгатьләрдән чыгып эшләнә кебек. Имеш, аларга минем Икенче Бөтендөнья сугышына биргән бәям охшамаган, имеш, мин үз язмаларымда Муса Җәлил шәхесен түбәнәйткәнмен. Әйе, минем бу сугышка үз карашым бар, һәм еллар үтү белән ул сугыш башкача бәяләнәчәк, шул исәптән, Германия ягында сугышкан татар легионерлары да тарихта үз лаеклы урыннарын алачаклар.

Ә Муса Җәлил мәсьәләсенә килгәндә, мин бер генә язмамда да аның шәхесен түбәнәйтә торган фикер әйтмәдем, ә аның белән бергә немецларга хезмәт иткән кешеләрнең кайбер фикерләрен укучыларга җиткердем. Егерме беренче гасыр татар укучысының һәрьяклы тирән мәгълүмат алырга хакы бар, дип уйлыйм, ә нәтиҗәне инде ул үзе чыгарачак.

Дөресен әйткәндә, Язучылар берлегендәге бу сөйләшүнең артында бөтенләй башка нәрсә тора. Билгеле булганча, миңа һәм тагы берничә кешегә каршы, Татарстанның дәүләт бәйсезлеге турындагы Декларацияне тануны сорап, халыкара оешмаларга мөрәҗәгать иткән өчен, җинаять эше кузгатылган иде.

Бу эш дәвам итә һәм мин инде шаһиттан гаептә шикләнүче статусына күчерелдем, миңа үзем яшәгән Чаллы шәһәреннән читкә чыгу тыелган, алда суд процессы көтелә, эшнең төрмә белән дә тәмамлануы бар. Шушындый авыр вакытта мине яклыйсы урында, ахрысы органнар кушуы буенча, татар конгрессы һәм кайбер татар язучылары тизрәк миннән баш тартырга ашыктылар.

Әлбәттә, алар моны Муса Җәлил, сугыш һәм фашизм темасы белән бәйләп, минем үземне гаепле итеп калдырырга тырышалар, дөреслектә, Мәскәү һәм Казан түрәләренә буйсынмыйча, Татарстанның дәүләт бәйсезлеге өчен көрәшүемә шулай җавап бирәләр. Алар моны белеп эшлиләрме, белмичәме – анысы миңа караңгы, әмма Җәлил темасы белән сәүдә итеп, мине милләткә каршы куярга азапланулары, җәза органнары казыган чокырга мине үз куллары белән төртеп төшерергә тырышулары Сталин чорларын хәтерләтә, нәфрәт һәм җирәнү хисләре уята.

Әлбәттә, Татарстан Язучылар берлегенең бу адымыннан соң, мин анда кала алмыйм, заманында Сталин тарафыннан төзелгән һәм бүген дә үзенчәлекле фикерләрне буып утыру өчен файдаланылган, сталинистларча эш йөрткән берлектә мин әгъза булып кала алмыйм. Минем бу белдерүемне Татарстан Язучылар берлегеннән чыгу, дип исәпләгез. Бу эшләргә тарих үзе бәя бирер, иншаллаһ!


Фәүзия Бәйрәмова,
Милли Мәҗлес рәисе

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG