Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхеньянның атом сынавы реакция тудырды


Төньяк Кореяның атом коралы сынавы халыкара җәмәгатьчелек кискен тәнкыйть берлдергә. БМО иминлек шурасы бу хакта гадәттән тыш җыен уздырa.

Төньяк Кореяның атом сынавы турындагы хәбәр илнең дәуләт каналында болай яңгырады: "Төньяк Корея демократик халык җөмһүриятенең 25 майда уздырылган җир асты атом күнегүе уңышлы тәмамланды. Техник галимнәр тарафыннан башкарылган атом сынаулары ил иминлеген саклап калу өчен бик мөһим."

Сынаудан соң ил рәсмиләре ясаган белдерүдә, җир асты атом күнегүләре ярдәмендә ил галимнәре алдында торган техник проблемнарның хәл ителүен, монан соң Төньяк Кореяның атом технологиясына күбрәк игътибар бирәчәген әйтте.

Халыкара җәмәгатьчелекне тетрәндергән әлеге хәбәргә өстәп, Кореяның якынара ракеталар сынавы да хәбәр ителә.

"Җываплы чаралар күреләчәк"

Сeулдә протест чаралары
Кореяның җир асты атом сынавын үткәрү хәбәре расланыр алдыннан, Япония парламент башлыгы урынбасары, Такео Кавамура, бу төр күнегү белән Пхеньянның 6 ил катнашында барган Төньяк Кореа атом сөйләшүе карарына зур зыян салуын әйтте:

"Әгәр бу хәбәрләр дөрес булса, бу Төньяк Корея һәм 6 ил арасында барган атом сөйләшуләренә зур зыян салачак. БМО иминлек шурасы һәм Япония моңа рөхсәт итә алмый. Шул уңайдан моңа каршы чаралар күрү өчен бергә җыелачакбыз", диде.

БМО башлыгы Бан Ги Мун да ясаган чыгышында, бу вакыйгадан соң гадәттән тыш иминлек җыены уздырылачагын ачыклады.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров та, Бәйрутта ясаган чыгышында хәбәрнең зур борчу уятуын белдерде.

Русия тышкы эшләр министры, Төньяк Кореяның 10-20 килотоннлык шартлау көче булган җир асты атом коралы сынавын раслады. Төньяк Кореяның җир асты сынавында кулланган атом коралының көче, Хиросима һәм Нагасакига ташланган атом бомбасына тиң булуы хәбәр ителә.

АКШ президенты Барак Обама, Төньяк Кореяның атом күнегүе уздыруы дөнья тынычлыгына янавы, моңа каршы халыкара җәмәгатьчелек кичекмәстән чаралар күрергә тиеш булуын әйтте.

Обама, Пхеньянның бу хәрәкәтенең Азияда тотрыклыкка зыян салуын, моның аңа каршы булачак басымнарны тагын да арттырачагы турында кисәтте.

Төньяк Корея 2006 елда беренче тапкыр атом сынавы уздырган иде. Пхеньян хакимияте узган айда илнең атом тырышлыклары турында 6 ил вәкиллегендә барган халыкара сөйләшүләрдә чигенәчәген игълан иткән иде.
XS
SM
MD
LG