Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиция үзенә каршы шикаятьне кире алуны таләп итә


Башкортстанның Октябрь районында милициянең бер хатынны кыйнавына һәм аның баласын урамда билгесез урында калдыруына бәйле җинаять эше ачылды.

Октябрь шәһәрендә яшәүче Анна Михайлованы 19 апрельдә милиция хезмәткәрләре кичке тугызда канунчыз рәвештә урамда тоткарлап айныткычка алып киткәннәр, аның тугыз яшьлек кызын шәһәрнең таныш булмаган урынында урамда ялгызын гына калдырганнар диелә.

Узган атнада Октябрь районы мәхкамәсе Михайлова канунсыз рәвештә тоткарланган дигән карар чыгарган иде. Азаплауларга каршы төбәкара комитет белдерүенчә, җинаять эше ачылуга карамастан, милиция хезмәткәрләре Михайловага һәм аның 9 яшьлек кызына басым ясап милиция хезмәткәрләренә каршы прокуратурага бирелгән шикаятьне кире алуны таләп итә.
XS
SM
MD
LG