Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:11

Төзәтмәләр кертелгән бюджет өлгесендә кайбер тармакларга акчалар киметелгән. Кризиска карамастан, яңа министрларга 3 миллион сум тирәсе торган машиналар бирелде.

Русия премьер-министры Владимир Путин күптән түгел генә чит ил машиналарын алуга акча әрәм итә торган вакыт түгел дисә дә, Татарстанның 5 яңа министры машиналы булды.

Татарстан хөкүмәте бу юлы да вакланып тормады, ягъни мәгариф һәм фән министры Альбер Гыйльметдинов, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Геннадий Емельянов, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаевка Range Rover Sport машиналары өләшенде. Ә яңа гына билгеләнгән урман хуҗалыгы министры Валерий Власовка БМВ X5 машинасы бирелде.

“Бизнес-газета” язуынча, нинди машинада йөрүне министрлар үзләре сайламый, бу хөкүмәтнең махсус карары нигезендә билгеләнә икән. Димәк моны премьер-министр Рөстәм Миңнеханов хәл итә.

Татарстан юлларында имин йөрер өчен, әлбәттә, машиналарның иң әйбәте кирәк. Төбәкара иҗтимагый үзәгенең март-апрель айлары тикшеренүләре күрсәткәнчә дә, Казанда юлларның начарлыгы чаң кагарлык. Һәм һәлакәтләрнең күплеге дә шуңа бәйле.

Шул ук вакытта Татарстан бюджетына үзгәрешләр кертүне тикшергәндә, юл төзекләндерүгә акча 3 тапкырга диярлек азрак биреләчәге әйтелде.

Моннан тыш, “Татарстан президенты эшчәнлегенә” акчалар 2,2 миллион сумга киселәчәк икән. Эчке эшләр министрлыгын финанслау да 300 миллион сумга киметеләчәк. Шул ук вакытта “Вечерняя Казань” газетасы язуынча, бюджет өлгесенең башка маддәсе нигезендә, җәмәгать куркынычсызлыгы милициясенә хезмәт хакына дип акча 100 миллион сумга артыграк бүленә.

XS
SM
MD
LG