Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар милиционерларга чыгарылган карарны шикаять итте


Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов
Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов

Казан хокук яклау үзәге 31 яшьлек Радик Рамазановны атып үтергән милиционерларга чыгарылган аклау карарын Татарстан югары мәхкәмәсенә шикаять итте. Прокуратура да элек чыгарылган район мәхкәмәсе карарын канунсыз дип тапты.

30 апрель көнне Казанның Киров районы мәхкәмәсе аларның гамәлләрендә җинаять юк дип Татарстан эчке эшләр министрлыгы үзәк идәрәсенең ике хезмәткәренә аклау карары чыгарды.

Элегрәк милиция хезмәткәрләре Алексей Дукс һәм Руслан Таҗиевка фатирга бәреп керү, эш вәкаләтләреннән файдалану һәм корал куллануда гаепләүләр белдерелгән иде. Ә Дукска тагын кеше үтерү мәддәсе дә өстәлде.

2007 елның гыйнварында наркотик җитештерүне ачыклау чарасы кысаларында, милиционерлар Алексей Дукс һәм Руслан Таҗиев Казанның Юдино бистәсендә яшәүче 31 яшьлек гаилә башлыгы Радик Рамазанов йортына сәбәпсез бәреп кереп аны атып үтерә.

Мәхкәмә тыңлаулары ел ярым дәвам итә һәм дәүләт гаепләүчесе Дуксны – 13, ә Таҗиевны – 6 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Ләкин аларга аклау карары чыгарыла.

Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолоховтан тыш, Киров районы прокурор урынбасары Дмитрий Яппаров та карарны нигезсез дип тапкан. Хокук яклаучылар һәм прокуратура милиционерларга чыгарылган аклау карарын үзгәртүне сорый.

Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров исә Евсюков эшеннән соң массакүләм мәгълүмат чараларында “милицияләргә каршы кампания” башланды дип белдерә. Министр сүзләренчә, 50%та милициягә карата белдерелгән шикаятьләр нигезсез, ә калган 50% тикшерүләр бара.

Боларның барысы да Татарстан эчке эшләр министрлыгының иҗтимагый шура утырышында әйтелде. Анда катнашкан “Татмедиа” башлыгы Марат Моратов та бер милициянең гамәлләре белән бөтенесенә бертөрле бәя бирү ярамый дигән фикердә тора. Һәм җәмгыятьтә аларга карата ышанычсызлык тудыру кирәкми, ди.

Казан хокук яклау үзәге Игорь Шолохов исә чынбарлык киресен күрсәтә дип саный. Һәм ул тикшерелмичә бер генә мәгълүмат та журналистларга таратылмый, ди.

“Чынбарлыкны яшереп калу ул һич кенә дә эчке эшләр идәрәсе дәрәҗәсен күтәрүгә китермиячәк”, ди Шолохов.
XS
SM
MD
LG