Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:43

Хастаханәдә чыккан янгында 8 кеше үлде


Төркиянең Бурса шәһәрендә хастәханәдә чыккан янгында 8 кеше үлде. Ут электр чыбыгының төзек булмавыннан чыккан дип фаразлана.
Вакыйганы күрүчеләр сүзләренә караганда, янгын тиз арада тарала һәм бина эчендә чуалыш чыга.

Бурса шәһәр башлыгы хастаханәдә булган барлык хасталарны бинадан чыгарылуын, ләкин реанимация бүлегендә калган хасталарга ярдәм итә алмавын белдерә. Чөнки аны ут уратып алган була.

Үлгән 8 кешенең 3се яшь хатын-кыз.

XS
SM
MD
LG