Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наваз Шәрифнең сайлауда катнашуын тыю карары гамәлдән чыгарылды


Пакстанның югары мәхкәмәсе оппозиция җитәкчесе Наваз Шәрифнең сайлауда катнашуын тыю турындагы карарны гамәлдән чыгарды. Бу карар нигезендә, Шәриф 2013 елгы гомумсайлауда катнаша алачак.

Җәмәгатьчелек фикерен сораштырулары күрсәтүенә караганда, элекке премьер, 1999 елны генерал Пәрвәз Мөшәррәф тарафыннан урыныннан чигендерелгән Шәриф илнең иң танылган сәясәтчесе дип санала.

Февральдә Шәриф һәм аның абыйсының сайлауда катнашуын тыю турындагы мәхкәмә карары гомум протестлар тудырган иде.
XS
SM
MD
LG