Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:24

Самар ветераннар йортында татарларны зурладылар


Самарның Җиңү паркында урнашкан ветераннар йортында беренче мәртәбә уздырылган чара кызыксыну уятты.

Ветераннар йорты җитәкчесе Ольга Баранова татар халкына багышланган тантанага үзенең картларын җыйган иде. Ә сәхнәдә барган тамашаны “Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыяте һәм Самар шәһәренең милли-мәдәни мөхтәрияте оештырды.

Концерт татар халкының тарихына кагылган саннар һәм вакыйгалар белән үрелеп барды. Әлбәттә инде олы яшьтәгеләр өчен күп нәрсәләр ачыш булып яңгырады. Төрле тарихи чыганаклардан китерелгән мәгълүматны татар җырлары белән бизәп барды. “Яктылык” мәктәбе укучыларының милли киемнәрдән башкарылган биюләре, музыка укытучысы Ленар Абсаттаровның канатлы җырлары, мәгариф министрлыгында эшләүче Радик Газизовның дәртле көйләре, медицина университеты студенты Әлфия Кирасированың татар җырларын заманча бизәп, татар кызларының борынгы киемнәрен күрсәтү милләтне тиешле дәрәҗәдә күрсәтү булып кабул ителде.

Эшмәкәр Рифкат Хуҗин үз акчасына барлык картларны да талкыш-кәләвә белән сыйлады, җырлаучыларга һәм биючеләргә дә өлеш чыгарды. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, Самарда әле генә әзерләнә башлаган талкыш-кәләвәне эшмәкәр милләт җанлы, татар йөрәкле Мәүлид Низамов җитештерә башлады. Моңа кадәр Самар кибетләрендә чәк-чәк, бавырсак, токмач, кош телләре сатылса, хәзер инде сатып алучыга талкыш-кәләвә дә килеп кушылды. Самарда әкренләп кенә татарлык рухы үзенең барлыгын көчәйтә бара.

XS
SM
MD
LG