Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиция бәласы - аның хакимият кешеләрен генә яклавында


Мәскәүдәге югары дәрәҗәле милиция майоры Денис Евсюковнең тиктомалдан кешеләргә ут ачуы, кайбер өлкәләрдә исерек милиционерларның җәяүлеләрне таптатып китүе, Татарстанда исә ике хезмәткәрнең бергаепсез кешене атып үтерүе, гомумән, милициянең халыкка карата бәгерьсезлеге соңгы араларда киң яктыртылып килә. Бүгенге коментар авторы Ирек Мортазин бу хәлләргә үз аңлатмасын тәкъдим итә.

Күптән түгел генә узган матбугат очрашуында Казандагы хокук яклаучылар милиция золымының 3 сәбәбен атаган иде: погоннар, хакимияттән очыну һәм шуның нәтиҗәсендә теләсә нәрсә эшли алу хисе. Мин моның белән бик килешмәс идем. Бу чын сәбәпләр түгел.
Милициянең теләсә ни эшләргә әзер булуы - ул бер чирнең күренеше генә. Ә инде погоннар һәм хакимияткә ия булу хисе - шул чирне "эләктерү" өчен кирәкле уңай шартлар.

"Евсюковщина" дип атарлык шушы чирле күренешнең барлыкка килү һәм үсү сәбәпләре бөтенләй башкада. Алар шактый, әмма иң мөһиме - Эчке эшләр министрлыгының рәсми игълан ителгән һәм чынбарлыктагы максатлары арасындагы төпсез упкын. Әлеге упкын гади гражданнарның канун алдындагы тигезлегеннән килә.

Бераз гомумиләштереп әйткәндә, милиция иминлек "җитештерә" торган бер "фабрика" булырга тиеш. Һәм бу иминлек дәүләт өчен түгел, аның моңа ФСБ, армия кебек башка оешмалары да бар. Милиция иминлекне бар гражданнар өчен тәэмин итәргә тиеш. Әмма ни кызганыч, гади халыкның иминлеге милиция өчен әлегә бер факультатив эш кенә булып тора.

Фатир талаулар арту, яисә җинаятьләрне ачу кимү өчен берәр милиция түрәсен эшеннән алу турында ишеткәнегез бармы? Мин шәхсән андый очракны хәтерләмим. Әлбәттә, милициядән җинаятьләрне ачуны да, җинаятьләрне киметүне дәталәп итәләр. Яман күрсәткечләр өчен әрләп алалар-алуын. Әмма шул әрләүдән ары китмиләр.

Чөнки милициянең чынбарлыктагы төп максаты - ул системаның иминлеген тәэмин итү. Шуңа да үзенең бар куәтен - хезмәткәрләрен, техник, финанс мөмкинлекләрен - милиция системага куркыныч тудырган кешеләрне бастыру өчен куллана.

Теләсә нинди сайлауны гына искә алыйк. Кем тавыш бирү урыннарын бәйсез күзәтүчеләрдән "чистарту" эшен башкара? Кем аларны аннан куып чыгара? Милиция!

Кем еш кына, җәмәгать чараларында катнашкан һәм шулай конституциядә каралган хокукларын файдаланучы кешеләрне куып тарата? Милиция!

Юл хәрәкәте инспекциясенең (ГАИ), үтәмәсә җанын ала торган торган төп бурычы нинди? Әйе, дөрес - VIP-шәхесләрнең тиз һәм имин генә үтеп китүен булдыру.

Шулай системаның иминлеген тәэмин итеп, милиция хезмәткәрләре үзләрен дә системаның аерылгысыз бер өлеше буларак хис итә башлый. Алар, системага тугрылыклы хезмәт күрсәтеп, үзләренә исә канун үтәү кирәкмәгән бер тәртип моделенә индульгенция ала дип уйлый.

Канун һәркем өчен дә бер булмый торып, милициянең һәр хезмәткәре аңында төп бурыч - системага тәлинкә тоту түгел, ә гражданнар иминлеген булдыру дигән фикер урнашмый торып, "евсюковщина" дигән бәдбәхет күренеш бетмиячәк.


Ирек Мортазин,
Татарстан президентының элекке матбугат секретаре, хәзерге вакытта хакимияткә оппозициядә


"Азатлык"ның комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра
XS
SM
MD
LG