Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан президентының узган елгы кереме – 4,2 миллион сум


Башкортстан президентының рәсми интернет сәхифәсендә Мортаза Рәхимов һәм аның хатынының керемнәре бәян ителде.

Башкортстан президенты үткән 2008 елда 4 260,6 мең сум табыш алган. Ә аның хатыны – Луиза Рәхимованың керемнәре – 51,1 мең сумны тәшкил иткән.

Моннан тыш, президентның 136,7 квадрат метрлы фатиры һәм 20,6 квадрат метрга исәпләнгән җир асты гаражы бар.

Зур чиновникларның керемнәрне күрсәтү кампаниясе башлангач, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов анда катнашырга теләмәве хакында белдергән иде.

Соңгы тапкыр Башкортстан президенты үз керемнәре һәм милке турында 2007 елгы парламент сайлаулары вакытында белдергән иде. Ул чакта аның 136 квадрат метрлы фатиры, банк хисабында 1 миллион сум акчасы һәм “Уфанефтехим” 0,0245 хиссәләре бар иде.

Апрель аенда Русия президенты Дмитрий Медведев декларация кампаниясе барышында, салым хезмәтенә барып гаилә керемнәре турында мәгълүматларны тапшырды. Аннан соң хөкүмәт башлыгы һәм башка җитәкчеләр дә шулай эшләде.

Күптән түгел Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев та үз керемнәрен бәян итте. Ул узган елны 8 миллион 631 700 сум табыш алган булган.

Ләкин күптән түгел уздырган сораштыру күрсәткәнчә, халыкның күпчелеге җитәкчеләрнең декларациясенә ышанмый икән.
XS
SM
MD
LG