Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда һуманитар кризыс чан суга


Пакстан хәрбиләренең Cват үзәнлегендә талибанга каршы алып барган чараларында качаклар санының 2 миллионга җитүе хәбәр ителә.


58 яшьлек элек базарда сату иткән Фазал Рахман, һөҗүмнәр башлау белән гаиләсен алып төбәктән качуын болай аңлата:

"Хәлләр шундый начар иде ки, дусны дошманнан аерып булмый башлады. Берьяктан, талибан эзәрлекләсә, икенче яктан, хәрбиләр өйне ташлап китәргә куша. Талибанга каршы һөҗүмнәрдә гади халык та үлә иде. Соңыннан хакимият талибанны камап алыр өчен безгә төбәкне ташлап китәргә әмер бирде", ди ул.

Урамга чыгуны тыйган карар бетерелү белән Рахман гаиләсе белән бергә өеннән качып китә. Алар 50 чакрым юлны җәяү йөреп качаклар сыенган Марданга җитә. Алар Пакстан президенты Асиф Али Зәрдари әмере нигезендә, талибанның тамырын казып чыгару өчен Сват үзәнлегендә башланган хәрби чаралардан качып килгән кешеләр янына, Марданга урнаштырыла.

Ләкин сыенган качакларны бу лагерьларда уңай шартлар көтә дип әйтеп булмый. Качакларны аш белән тәэмин итү һәм кирәк-яракларда җитешсезлекләр кешелек кризысы чанын суга.


Күпләр бәрелешләр башлану белән барлык малын ташлап китәргә мәҗбүр булды. Авыл хуҗалыгы эшләре, кырлар бушап калды. Хәзер бу җирләрдә Пакстан хәрбиләре талибан белән көрәшкәндә, качаклар үз илләреннән читтә үз иминлеге, ризыгы өчен көрәшә.

Качаклар аланында ашка чират торган Абадул Хак, качып килүен болай искә төшерә.

"Бик җафа күрсәк тә туган җирләрне ташлап китәсебез килмәде. Ләкин бер төнне өй түбәбездә ракеталар очуын, шартлауларның артуын күрүгә, куркып гаиләбәз белән читкә качарга булдык", ди.

Абадул Хак, Пакстанның төньягында 200 мең качак сыенган лагерьга урнаштырылган.


Әлеге лагерьлар башта 2008 елның август аенда булган бәрелешләрдән качып килгән пәштун качакларына бирелгән булса, хәзер аларга яңа качаклар өстәлде.

Пакстанда соңгы 5 елда, төбәктәге 3 миллионга якын кешенең иминрәк җир эзләп читкә качып китүе белдерелә.

Ләкин җәйнең эссе көнендә качарга мәҗбүр булган кешеләр кайда сыенырга белми. Лагерьларда кешеләрнең күп сәбәпле, алар арасында чирләр дә тиз тарала. Монда яшәү шартлары авыр булганлыктан, халык читкәрәк сыенырга мәҗбүр. Меңләгән качакның төбәктән 100 чакрым ераклыктагы башкалага юл тотуы әйтелә.

Юл акчасын каплар өчен кызының алтыннарын саткан Рахман, әйберләрен төяп Карачигә юл тоткан булган. Ләкин хәрбиләр аларны шәһәр читендә тоткарлаган.


"Машиналарны туктаттылар. Безгә, сез пәштун милләтеннән, шуңа Карачигә керә алмыйсыз, диделәр. Безне талибан һәм террорист дип тә атадылар. Ләкин гаилә белән качып килгән кеше ничек террор гамәле кыла алсын? Безгә көндезге кояш кыздырганда көтәргә туры килде", ди ул.

Рахман һәм гаиләсенә Карачигә керер өчен 4 сәгать буе хәрбиләргә үз хәлләрен аңлатырга, террорист булмауларын ышандырырга туры килгән.
XS
SM
MD
LG