Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:04

Урыс праваслау чиркәве мәктәпләргә, хастаханәләргә генә үтеп кереп калмый, Русиядә аракы сатуны тыюны да таләп итә башлады.

Мәскәүдә узган урыс халкының унөченче соборы хәмергә каршы карар кабул итте. Дин әһелләренең хыялы тормышка ашса, урамдагы киосклардан сыра сатып алып булмаячак. Аракы исә кичке җидедән соң бөтенләй сатылмаячак.

Русия патриархы Кирилл имзалаган собор карары Русия президенты Дмитрий Медведевка, премьер-министр Владимир Путинга, Федерал Җыелышка, Дәүләт Думасына җибәрелгән. Урыс халкының унөченче җыены кабул иткән резолюция Украина, Беларус, Молдова, Казакъстан җитәкчеләренә дә юлланган.

Мөфти урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс сүзләренчә, христианнарның хәмерне тыю турындагы тәкъдиме мөселманнарга үрнәк булырлык эш. Чиркәүнең карары Дәүләт Думасында кабул ителсә, Татарстан Диния нәзарәте дә Рамазан ае алдыннан шундый мөрәҗәгать кабул итәчәк.

Рамил хәзрәт Юныс
“Рамазан аенда мөселман өммәте, Диния нәзарәте шундый фикер белән чыгабыз. Ураза вакытында аракы сатуны тыю турында теләк белдергәнебез бар. Христиан дине әһелләре дә мондый теләк белдергән икән, без аларны хупламый булдыра алмыйбыз. Чөнки хәмернең бөтен халыклар өчен зыян һәм афәт булганын күреп торабыз. Аракының сатылуы кимесә. Ул безнең барыбыз өчен дә файдага гына булачак, чөнки бер илдә яшибез”, ди Рамил хәзрәт Юныс.

Әмма праваслау дине вәкилләре аракыны тыю турында мөрәҗәгать кабул итсә дә, чиркәү йолаларында барыбер хәмер кулланыла, диючеләр дә бар.

Рамил хәзрәт Юныс исә бу очракта дини йолалар белән сәяси эшләрне бутамаска кирәклеген искәртә.

“Без бу мәсьәләгә якын килә алмыйбыз, чөнки ул аларда йола буларак карала. Моны тикшерергә хакыбыз юк. Бер дин икенче дин эчендәге йоларны тикшерә, хуплый, гаепли алмыйбыз. Әмма аракы безнең өчен афәт”, ди ул.

Яшь буын вәкилләре исә аракы сатуны тыюны хуплап каршы ала. Техника белгече Наил Галим фикеренчә, Татарстанда хәмер сатуны күптән туктатырга кирәк иде инде.

“Кайбер авылларда кичке җидедән соң аракы сатмыйлар. Бик күп шәһәрләрдә дә кичен хәмер сату тыелган. Яшьләр бик каты эчә бит. Әмма Русия халкы гомер буе эчмәгән. XX гасырда гына кечкенә халыкларны аракыга ияләштерә башладылар. Тарихны күз салсак, алар бит аракының нәрсә икәнен күрмәгән кешеләр”, ди Наил Галим.

Ә менә аракы җитештерә торган ширкәтләр чиркәүнең чираттагы карарын мәсьәләне артык күпертү дип кабул итә. Урыс халкын канун белән генә аракыдан биздереп булмаячак, ди Татарстанның Лаеш районында урнашкан “Усад” аракы җитештерү ширкәте җитәкчесе Рәшит Шәяхмәтов.

“Яшьләр хәзер киресенчә аракыны азрак эчә. Күбесе машинада йөри, шуңа эчүдән сакланалар. Бу мәсьәләдә кануннар да каты хәзер”, дигән фикердә җитәкче.


Аның фикеренчә, советлар хакимияте вакытында Горбачевның аракыны тыярга омтылуы – илнең зур хатасы була.

“Шуның аркасында наркомания килеп чыкты. Яхшы сыйфатлы аракы эчкән кешегә зыян була алмый. Өйдә самогон яки клей эчкәнче, сыйфатлы аракы эчү яхшырак. Горбачев вакытында да күпме кеше харап булды бит”, ди ул.

Алай да праваслау чиркәве аракыны өйдә эчүне тыймый. Шул ук вакытта чиркәү урыс халкының электән хәмер эчү белән мавыкмавын да искәртә. Чиркәү әһелләре урыска аракының бары XV-XVI гасырда – моннан 600 ел элек кенә килеп керүен искәртә. Урыс халкы соборы ил башлыкларына мөрәҗәгатьне яшьләрне аракыдан саклап калыр өчен җибәргән.

Мәскәүдә узган җыенда кабул ителгән документ “Русиянең милли байлыгы – яшь буын” дип атата. Урыс халкының соборы шулай ук үткән тарихка ихтирамлы булырга, бигрәк тә Икенче дөнья сугышын пычратмаска чакыра.

XS
SM
MD
LG