Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызыл Хач чыгымнары күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрелә


Дөньяда һуманитар проблемалар арту сәбәпле Халыкара Кызыл Хач оешмасы 2008 елда моңарчы булмаган күләмдә күп акча тоткан.

Оешманың еллык хисабында 2008 елда бер миллиард доллардан артык акча тотылганлыгы, Судан белән Сомалига Гыйрак һәм Әфганстаннан зуррак әһәмият бирелгәнлеге әйтелә.

Шулай ук Фәлестин җирләренә һәм Шри-Ланкага да зур ярдам күрсәтелгән.

Кызыл Хач 2007 елдагындан 2 мәртәбә күбрәк, 121 мең тонна азык-төлек тараткан.

Алар күбрәк качакларга таратылган.
XS
SM
MD
LG