Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда район башлыгы һәм аның 3 улы үтерелде


Әфганстанның көнчыгышында бер район башлыгы һәм аның 3 улы үтерелде.

Эчке эшләр министрлыгы белдерүенчә, Пактика виләятенең Омна районы башлыгы Мөхәммәт Надир Пакстан чиге буенда үзе җитәкләгән районга гаиләсе белән машинада барганда һөҗүмгә дучар булган.

Рәсмиләр бу һөҗүм өчен Талибанны гаепли.
XS
SM
MD
LG