Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:34

Базар янды


Ишембайда базар янды. Ишембай шәһәренең халыкта “Вьетнам базары” дип йөртелгән сәүдә рәтләрендә янгын чыгып, ул янәшәдәге ике катлы универмагка да күчкән.

Уттан барлыгы 3 меңнән артык квадрат метр сәүдә рәтләре зыян күргән. Ишембай шәһәре казнасына караган базар хакимият тарафыннан канунсыз эшкуарларга сатылган булган.

Хосусыйлаштыру турында канун бозуы һәм үзенә канун бозып өч бүлмәле фатир алуы өчен Ишембай хакимияте башы Рәис Ибраһимов урыныннан алынган иде. Шуңа әлеге янгынның сәбәпләренең шактый серле булуы ихтимал диләр.

XS
SM
MD
LG