Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лаһордагы шартлау өчен җаваплылыкны Пакстан Талибаны алды


Пакстанның төньяк-көнбатышындагы Пешавар шәһәрендә 2 шартлау кимендә 5 кешене үтерде, күп кенә кешене яралады.

Пакстанның Лаһор шәһәрендә 20-дән артык кешене үтергән, 200-дән артык кешене яралаган шартлау өчен җаваплылыкны Пакстандагы Талибан үз өстенә алды.

Үзен Хәкимулла Мәхсүт дип таныткан бер хәрби җитәкче көнбатыш хәбәрчеләренә телефон аша кичәге бу һөҗүмнең Сват үзәнлегендә Талибанга каршы барган хәрби чараларга җавап булганлыгын белдерде.

Ул Пакстанның башка шәһәрләрендә дә шуңа охшаш һөҗүмнәр булачак дип кисәтте.
XS
SM
MD
LG