Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдова парламенты президент сайлауны кичектерде


Молдова парламенты илнең яңа президентын сайлауны 3 июньгә кичектерде.

Яңа парламентта коммунистлар белән оппозиция президент сайлауда көрчеккә терәлде.

101 урынлы парламентта озак вакыт президент булган, мөддәте чыгучы һәм яңадан сайлану хокукы булмаган коммунист Владимир Воронин урынына яңа президент сайлау өчен тавыш бирү бүген үтәргә тиеш иде.

Парламенттагы 60 коммунист депутатның барысы да тавыш бирүне кичектетерүне яклады. 41 оппозицион депутат исә бу сайлауда катнашудан баш тарта.

Узган атнада беренче мәртәбә тавыш бирүдә коммунистларга үз намзәтләрен сайлау өчен 1 тавыш җитмәде.

Икенче тавыш бирү дә уңышсыз тәмамланса, парламент таратылып яңа парламент сайланырга тиеш булачак.
XS
SM
MD
LG