Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мински атом электр станциясенә Русиядән $ 9 миллиард сорый


Русия финанс министры Алексей Кудрин Белорус атом электр станциясе төзү өчен Русиядән бурычка 9 миллиард доллар сорый дип белдерде.

Русия хәбәр агентлыклары әйтүенчә, Кудрин моны Минскида Белорус рәсмиләре белән сөйләшүләр вакытында әйткән.

Кудрин бу мөрәҗәгатьнең Русия хөкүмәтендә каралуын белдерә.

Кудрин Минскига премьер-министр Владимир Путин белән килде.
XS
SM
MD
LG