Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:52

Быел Истанбулда Сабан туе алдыннан «Топ капы» мәйданында барлык төрки милләтләр ярдәмендә җиһазландырылган милләтләр йорты ачылырга тиеш икән.

Төркиядә сәяхәт вакытында безгә Истанбулда яшәүче татарлар белән дә очрашырга мөмкинлек булды. Шуларның берсе, Төркиядә яшәүче татарлар үзләре үк, безнең рәсми булмагана мәдәният министрыбыз, дип йөрткән Гөлтән Ураллы булды. Без Гөлтән ханымнан элеккеге кебек татар оешмалары бармы, сакланамы, әллә инде хәзер барыгыз да төрек булып беттегезме? дип сорадык.

«Мин үзем җәмгыять оешмасында үстем. Һәм үземне бәхетле бала дип саныйм. Әти-әниләр безгә балачактан татар икәнлегебезне аңлатты. Хәзер инде яшьләрнең бик исләре китми. Әлбәттә алар татар булуларын белә. Ләкин чын татарлык аларда бары тик еллар узгач, картая башлагач килеп чыгар дип уйлыйбыз. Тамырларда аккан кан әйтәчәк аларга», диде ул.

Төркиянең байтак шәһәрләрендә кебек Истанбулда да Сабантуйлары узып тора. Быел Сабан туе алдыннан «Топ капы» мәйданында барлык төрки милләтләр ярдәмендә җиһазландырылган милләтләр йорты ачылырга тиеш икән.

«Монда Истанбул биләдиясе, ягъни мэриясе тарафыннан төрле милләтләрнең йортлары куелды. Әлбәтә анда бары тик төрки милләтләр генә. Казакъ, үзбәк, кыргыз, татар йортлары да булачак. Аның ачылышына Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева да килер дип көтелә. Төрле артистлар, ансамбльләр дә катнашачак. Сабан туе да быел шул мәйданда узачак», дип аңлатма бирде Гөлтән Ураллы.

Татарстан вәкилләре киләчәк, ә менә Башкортстаннан кемнәр булачак? дигәнгә Гөлтән ханым:

«Башкортсаннан да киләчәкләр. Ике шәһәр университетлары арасында килешү имзаланыр дип тә көтәбез. Быел Төркиядә Башкортстан көннәре дә узарга тиеш. Татарстан үз Сабан туен уздырса, Башкортстан да үз Сабан туен уздыра. Бу бездә өч ел дәвам итә инде», диде Гөлтән ханым.

Төркиядә бары бер милләт – барысы да төрекләр. Ә менә бу милли мәйдан шәһәр мэриясе тарафыннан оештырыла. Милләтләргә булган шушы игътибарны нәрсә белән аңлатып була? дигәнгә Гөлтән Ураллы болай диде:

«Төрки милләтләрне бергә туплау ихтыяҗыннан дип әйтергә була. Ләкин моны Төркия байрагы астында берләшү дип аңларга кирәкми. Бары тик төрле төрки мәдәниятләрен бергә туплау дип карарга кирәк».

Тагын шунысын да әйтергә кирәк, бу милли йортларны кую турында карар чыккач, Русиянең Төркиядәге илчелеге дә үз йортын шушы рәткә кертүне сораган. Ләкин биредә бары тик төрки милләтләр генә булачак дигәнгә алар: Татарстан белән Башкортстан Русиядәге республикалар, димәк, алар әләме янына Русия әләме дә куелырга тиеш, дип белдергәннәр.

Төркиядә өч дистә елга якын «Тумата» дип аталган төркем бар дөнья буйлап төрки җыр-биюләр белән дәвалау миссиясен алып бара. Гөлтән ханым сүзләренә караганда, хәзер төркемгә яшьләр дә теләп йөри икән.

“Шушы көннәрдә төрки җырларда су агышы темасына багышланган җырлар башкарачакбыз. Су агышы дәвалауда бик көчле тәэсир ясый. Ул җырларны бик яратып тыңлыйлар.

Әйтик, Алмаз Монасыповның Габдулла Тукай сүзләренә язган «Безнең авыл» җыры шундыйлардан.. Анда «чишмә,су» дигән сүзләр кергәнгә, ул җыр да дәвалау көченә ия”, диде Гөлтән Ураллы.

Шулай итеп, «Тумата» төркеменең чит җирләрдә татар җырлары дару урынына кулланыла, кешеләрнең рухларын дәвалый, дип әйтергә хаклары бар.

бәйле язмалар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG