Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан бюджеты “сөннәткә” утыртыла


28 майда Татарстан Дәүләт шурасының пленар утырышында республика бюджетына төзәтүләр кертелде. 2009 һәм 2010-2011 елларда тотыласы акча шактый киметелә. Бу милли-мәдәни үсешкә, мәгарифкә сизелерлек зыян китерә ала.

Дәүләт шурасының пленар утырышы алдыннан шура комитетларында бюджетка кертеләчәк төзәтүләр каралды. Дөньяда барган икътисадый кризисның Русиягә һәм Татарстанга ясаган тәэсире бик көчле. Шуңа күрә һәр тармак вәкилләре үзләренең карамагындагы оешмаларның авыр хәлдә калуын дәлилләп күрсәтергә тырышты.

Наркотикларга каршы көрәшкә тотыла торган акча бөтенләй киселергә тиеш булса да, парламент комитеты моңа кискен каршы чыкты. Депутатлар бу өлкәдә акча кытлыгы булу күңелсез күренешләр китереп чыгарачак дигән карарга килде. Шулай итеп, наркоманиягә каршы көрәшкә бүлеп биреләсе акчаны саклау вазыйфасын президент Миңтимер Шәймиев үз өстенә алды.

Менә шундый кул тидерергә ярамаган һәм барыбер кыскартуга эләккән бюджет тармаклары бик күп. Татарстан хөкүмәтенең сәнгатькә, кинематографиягә, массакүләм мәгълүмат чараларына, фәнгә һәм мәдәнияткә бүленеп бирелгән акчаның 588 миллион сумын кыскартырга исәпләве милли зыялыларны борчуга салды.

Депутатлар Татарстанда китап басу эшенең 45%-ка кимүен, китапханәләргә, музейларга дигән акчаның да киселүенә риза түгел. Министрлык вәкилләре, иҗади берлек рәисләре тиешле акча бирелмәсә, куелган максатларга ирешеп булмаячагына басым ясады.

Комитет рәисе Разил Вәлиев үзенең чыгышында мәгариф, мәгърифәт мәсьәләләренә тукталды.

“Безнең халык мәгърифәтле халык, китаплы халык дип, атлаган саен лаф орып, горурланып йөрибез. Ә республиканың карап торган бердәнбер, 145 яшьлек милли китапханәнең язмышы Алла кулында. XIV гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр тупланган бәһа биргесез рухи хәзинәләребез юеш идән асларында, чормаларда җан асрый. 300 мең китап сыйдырышлы бинада 3 миллион 200 мең китап урнаштырылган.

Разил Вәлиев
Фәнгә, мәдәният һәм сәнгатькә бүлеп бирелгән акчаның да шактый киметелүен ишеткәч, безнең тормышыбызга кризисның бик тирән үтеп кергәнен аңлый башладым. Чөнки иң зур кризис икътисадый кризис түгел, ә рухи кризис. Мәдәният, фән өлкәсендәге кризис. Рухы сынган, күңеле төшкән, өмете өзелгән кешенең кулыннан эш китә, ул яшәү өчен, матди байлыкларны ишәйтү өчен сәләтсез затка әверелә һәм матди кризистан чыга алмый тилмерә. Шуңа күрә президент Миңтимер Шәймиев күңелләребезгә дәрт өстәү өчен “Без булырыбыз!”, дип оран сала.

Чыннан да, без булдырабыз, булдыра алмаган кешене, хәтта ир-егеткә дә санамыйбыз. Әнә бит җиң сызганып тотынгач, бөтен шәһәр-авылларыбызны газлы иттек, тузган тораклардан котылу җаен таптык, Чулман аша күпер дә салып куйдык, Казан Кирмәне уртасында бөтен дөньяны шаккатырырлык Кол Шәриф мәчетен торгыздык. Чыннан да, без булдырабыз!

Бүген Русиянең иң яхшы футбол, волейбол, хоккей такымнарының бездә - Татарстанда булуы һич кенә дә очраклы хәл түгел.

Без бөтен Татарстан халкы белән бергә шул җиңүләр өчен куанабыз һәм киләчәктә шундый ук уңышлар мәдәният, фән, мәгариф өлкәсенә дә булыр дигән өметтә калабыз. Һәм бу хакта бюджет проектын әзерләүчеләр дә уйлый торгандыр дип ышанам”, дип белдерде үзенең чыгышында Разил Вәлиев.

Сөйләшү барышында шулай ук Алексей Пахомовны яңадан Русиянең Федерация шурасына Татарстан дәүләт шурасы вәкиле итеп җибәрү хәл ителде. Пахомов анда 2005 елдан бирле депутат булып тора.

Мәгарифтә милли-төбәк компонентын бетерү дә искә алынды. Дәүләт шурасы депутатлары Алексей Пахомовтан Федерация шурасының ни өчен әлеге канунга каршы чыкмавын да сорады. Федерация шурасы әгъзасы Пахомов һәркем туган телен, туган ягының милли үзенчәлекләрен белергә тиеш дигән фикердә тора. Ул компоненты кире кайтару ягында булса да, башка сенаторлар, депутатлар, президент администрациясе милли җәмәгатьчелекнең моң-зарына колак салмаган.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев Федераль Җыелышта эшләүче депутатларның республика һәм милләтләрнең мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешлегенә дә басым ясады. Шунда ук Татарстаннан Русия Дәүләт думасы сайланган депутатларның бары икесенең генә бүгенге җыелышта катнашуына игътибар итте.

Бу юлы да Шәймиев кайсы депутатларның Татарстан язмышына битараф булуын ачыктан-ачык әйтмәде. Кайбер белгечләр, андый депутатларның ни өчен Мәскәүдә дәрәҗәле урыннарга сайлануын гади халык белми дә, дип әйтә.

Хәзер Мәскәүдә эшләүче депутатлар белән Татарстан тыгызрак хезмәттәшлек итәчәк, бу хезмәттәшлек өчен Дәүләт шурасы рәисе җавап бирәчәк. Шулай итеп, пәнҗешәмбе көнне бюджетны төзәткәндә, кайбер мәрхәмәтле чигенүләр булса да, республика казнасы сизелерлек бушады.
XS
SM
MD
LG