Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:36

Opel ширкәте кемгә эләгер?


Opel ширкәтенә ике төркем дәгъва итә – Fiat һәм Мagna

Opel ширкәтенә ике төркем дәгъва итә – Fiat һәм Мagna

Чәршәмбе Берлинда үткән сөйләшүләрдә алман хөкүмәте рәсмиләре, General Motors (GM) һәм Opelне сатып алырга теләүче ширкәт вәкилләре катнашты.

Бу очрашудан соң Opelнең яңа хуҗасы игълан ителер дип көтелгән иде. Әмма төне буе барган сөйләшүләр нәтиҗәсез тәмамланган. Германия финанс министры Пир Штайнбрүк моның өчен американ ягын гаепләде:

"Американ ягы, GM соңгы минутта өстәмә акча сорады. Җитмәсә тиз арада түләргә кирәк. Алман хөкүмәте моны эшли алмый. Бу көтелмәгән яңалык кичке сигездә генә мәгълүм булды, без моны дорфалык дип саныйбыз", - диде Штайнбрүк.

Opelның ана-ширкәте GM хәзер мөшкел хәлдә, американ хөкүмәте аны реструктурлау өчен 1 июньгә кадәр вакыт бирде. Көрчектән чыгу нияте белән кредиторларга кыйммәтле кәгазьләрен GM хиссәләренә алыштырырга тәкъдим ителде. Күләме $27 миллард чамасы. Ләкин чәршәмбе кредиторлар бу тәкъдимне кире какты, GM банкротлык алдында басып калды. Opelне сату мәсьәләсе көн үзәгенә менде.

Opelгә яңа хуҗа табыганчы алман хөкүмәте аны ышанычлы идарәгә тапшырырга тәкъдим итә һәм бу очракта €1.5 миллард кредит бирергә әзер. Ләкин американ ягы өстәмә €300 миллион сораганнан соң сөйләшүләр көрчеккә терәлгән.

Меңләрчә кеше язмышы

GMның Европаның төрле илләрендә 54 мең хезмәткәре бар. Германиядә дүрт Opel ширкәтендә 25 мең кеше эшли. Шуларның берсе Рүсселхаймда, пәнҗешәмбе иртән анда эшкә килүчеләр төрле кәефтә иде:

"Минем кәеф яхшы, безнең машинабыз әйбәт, без яшәп калырбыз дип өметләнәм", - ди Jochen Hill исемле эшче. Аның иптәше күбрәк борчыла: "Без бернәрсә дә белмибез, алар соңгы минутка кадәр сер саклый. Бу эш я барып чыга, я бомба кебек бер шартлаячак."

"Арсенал"да Opel Antara җыела
Германиядән тыш, GM ширкәтләре Британия, Швеция, Испания, Русиядә бар. Заманында Opel машиналарын Алабугада җыю нияте бар иде, бу эш барып чыкмады. Хәзер алар Петербурдагы Арсенал ширкәтендә җыела.

GMның Европа өлешенә дәгъва итүчеләр арасында башта дүрт төркем бар иде. Алман рәсмиләре сөйләвенә караганда, американ һәм Кытай төркемнәре төшеп калган. Хәзер Opel ширкәтенә ике төркем дәгъва итә – Италиядан Fiat һәм Канада-Австрияле Мagna төркеме.

Маgna төркеменә Русиянең ГАЗ машина җитештерү төркеме һәм Сбербанк керә. Алман рәсмиләре әйтүенә караганда, Маgnаның шанслары күбрәк. Алар американнар өстәп сораган €300 миллионны капларга әзерлек белдергән. Икенчедән, Fiat 10 мең эш урынын кыскартырга җыенса, Magna 9 мең белән чикләнмәкче икән.

Алман рәсмиләре үзләренең карарын җомга көнне игълан итер дип көтелә.

XS
SM
MD
LG